Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә мәктәбе

Психолог Фәһимә Шәйгәрданова: Әтиләрнең абруе ник төшә?

Психолог киңәшләрен тәкъдим итәргә булдык. Сезнең өчен файдалы булсын, иптәшләр! Көннән-көн тулы булмаган гаиләләр, ялгыз аналар күбәя. Күпчлек сәбәп - аерылышу...

Әтиләрнең бала тормышында роле ни дәрәҗәдә әһәмиятле, олуг, Фәһимә Зиннуровна?

— Әтиләрнең роле искиткеч әһәмиятле һәм мөһим. Чөнки әти булган өйдә тәрбияләнгән балалар тәртиплерәк тә, эшкә дә сәләтлерәк. Әти белән үскән бала — математика белән техник фәннәрдән яхшы гыйлемле, көчле фикерле була. Әни белән генә, тулы булмаган гаиләдә үскән бала башкачарак гадәттә. Әти булган өйдә тәртип була.

Әлбәттә, әти бик җаваплы караштагы, эшчән шәхес. Үземнең әтине дә күзаллап әйтәм бу очракта. Ә инде әти ямьсез итеп, эчеп, якыннарына начар сүзләр әйтеп йөрсә — аның балалары алдында да абруе бетә! Ул — балаларына үрнәк булалмый!

Әлегесе көнне ни кызганыч, хәзерге замана әтиләренең абруйлары түбән. Социологик һәм психологик сораштырулардан күрәм: 70% бала авырлык килеп туса иң башта әнисенә бара. Баланың — әтисен киңәшче, сердәшче итеп күрмәве бик аяныч. Димәк, аңа карата ышанычы юк. Әти кешенең авторитеты бик аз яки тулысынча юк, дигәнне аңлата. 

Мин үзем бик бәхетле, сөйкемле сөяк булдым. Әтием 54 яшемә кадәр исән булды. Аңардан даими үгет-нәсыйхатләр алдым. Әтиле үсү, олыгайганчыга тиклем әтиле булу — олы бәхет! Безнең әти бик күп сөйләшми иде, ачуланса күз карашы белән генә карап куючан. Әнкәй әйтә иде, азрак чашып китсәк: «әтиегезгә әйтәм!». Без нык шөрләп, куркып тора идек бу вакытларда. Ә әтиебез, беркайчан да авыр сүз әйтмәде, сүкмәде, сукмады... Әмма безнең алда авторитеты зур иде. Шулай да без тәртип бозып җибәрсәк, яхшылап укымасак, балаларына да, оныкларына да: хәсрәт, дия торган булды! Ул бу сүзне шундый интонация белән әйтә иде. Без секунд эчендә шулкадәр оятка калып, гарьлекле була идек. 

Әти кешеләрнең абруйлары һичкайчан төшмәсен һәм югалмасын, алардан балалары һәм оныклары үрнәк алсын, эшләрен мисал итеп үз алларына куйсыннар. Иң мөһиме әтиләр сау-сәламәт, исән-сау була күрсен, Раббыкаем. Алар бар авыр хезмәтләрне башкаралар, дөнья көтәләр, йорт та салалар.

Гомумән, ата кеше җаваплы зат булырга тиеш. Әгәр дә андый түгел икән, ул ир-ат — куркак!

Әтиләрнең абруе ник түбән була икән?

  • Күп очракта гаилә башлыгы үзе гаепле. Акыллы булмаган, исереп кайтып тавыш куптарган, тормыш иптәшенә кул күтәргән кеше ничек инде авторитет булсын?! Андый әтиләр гаугалы булалар, эчеп алган чакта гына өйдә тәртип оештырмакчы булалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев