Актанышлыларның унҗиденче гуманитар ярдәмендә берничә машина да бар
Бүген, 2025 елның 16 февралендә, чираттагы, инде 17 нче гуманитар йөк махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга юл алды.
Посылкаларда-азык-төлек, медикаментлар, җылы кием һәм башка кирәкле әйберләр тупланган. Әмма бу юлы ярдәм тагын да зуррак: Актаныш халкы, сугышчыларның үтенече буенча, сугышчан бурычларны җитез һәм сыйфатлы үтәүдә ярдәм итәрлек автомобильләр сатып алып, Украинага озатты.
"Без МХОдагы сугышчыларга сүз белән генә түгел, эш белән ярдәм итүнең мөһимлеген аңлыйбыз. Машиналар турында үтенеч кергәч, шунда ук «Без бергә» рәсми ярдәм фонды волонтерлары автомобильләр эзли башладылар. Егетләребезнең запросына битараф калмаган һәм ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт», - дип сөйләде гуманитар ярдәм оештыручылар.
Бу инициатива район халкының уртак максат — ил мәнфәгатьләрен яклаучыларга ярдәм итү өчен һәрвакыт берләшергә әзер булуын күрсәтте. Мондый гуманитар йөк һәм җибәрелгән һәр машина- ярдәм генә түгел, ә безнең сугышчыларның ялгыз түгеллеген, аларны хәтерлиләр һәм өйдә көтәләр икәнлеген аңлатучы җиңү билгесе дә ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев