Укучылар язгы каникулларда полиция һәм ДАИ хезмәткәрләре һөнәре белән танышты
Язгы каникулларны файдалы уздыру максатыннан, Актанышның икенче санлы мәктәбенең 7А классы укучылары, укытучылары Белоусова Илиза җитәкчелегендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге һәм район Дәүләт автоинспекциясе бүлегендә кунакта булдылар.
Музей эшчәнлеге турында укучыларны Вахитов Васил абый таныштырды, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова юл кагыйдәләрен искә төшерде, белешмәлекләр тапшырды. Каникуллар күңелле һәм файдалы үтсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев