Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Үсмер кызны җәзалап үтерүчеләр - суд алдында

Бөре районында 15 яшьлек кызны интектереп үтергән 22 һәм 25 яшьлек егетләр хөкем ителәчәк.

              Бу хәл узган елның 25 августында булды. Бу көнне үсмер кыз иптәшенең туган көненә килгән – алар яшьтәшләре белән Питяково авылында бәйрәм иткәннәр. Соңыннан аларга гаепләнүчеләр кушыла. Аларның берсе аның өендә табынны дәвам итәргә тәкъдим итә.

             – Шәхси йортта булганда җинаятьчеләр зыян күрүчене көчләгән, аңа бик күп тән җәрәхәтләре ясаган, шуннан соң аны джинсы чалбары белән буып үтергән, ә мәетне өйдән ерак түгел чокырга яшергәннәр, – диләр Тикшерү комитетында.

 

26сыннан 27 августка кадәр төндә һәлак булган кызның югалуы турында әнисе полициягә хәбәр итә. Тиздән аның гәүдәсе чокырда табыла. Оператив эш барышында хокук саклау органнары хезмәткәрләре җинаятьчеләрне тоткарлаган. Соңрак ачыкланганча, элегрәк икесе дә наркотиклар әйләнеше өчен хөкем ителгән булган.

Реклама

Элегрәк ирләр кылган җинаятьләрдә гаебен таныган, әмма соңарак 25 яшьлек фигурант җинаятьләргә катнашы барлыгын кире каккан. Шуңа карамастан, тикшерү исбатлау базасын туплавын белдергән. Якын арада җинаять эше судка тапшырылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев