Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Күпкырлы Россия

Пучы кызы Башкортстанда «Байык» конкурсында махсус призга лаек булды

Районыбызның Пучы авылында яшәүче Фәтхетдиновлар гаиләсе бер генә мәдәния чарадан да калмыйча, җырда, биюдә үзләрен танытып килделәр. Менә бүген дә әниле-кызлы Регина һәм Нурзилә Фәтхетдиновлар иртә белән үк Башкортстанның Уфа шәһәренә юлга кузгалды.

Гаилә «Байык» телевизион фестиваленә видеоязмада иң матур чыгышларын-башкорт биюен юллаганнар. Оештыру комитеты Фәтхетдиноваларга аларның икенче турга үтүен хәбәр итә.

Бүген Пучы мәдәният йортының иң кечкенә йолдызы Фатхетдинова Нурзилә Нәркис кызы Уфа сәхнәсендә тагын бер кат үзенең осталыгын күрсәтте. Нурзилә республикакүләм бию бәйгесендә гала-концертта чыгыш ясап махсус призга ия булды.

 Җитәкчесе Фәтхетдинова Регина Ринат кызы Башкортстан Республикасы Корылтаеннан медаль hәм  рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Пучылылар, афәрин, киләчәктә дә уңышлар сезгә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев