Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

Актаныш мөхтәсибәте: Бүгеннән корбанлык сарыкларны сайлап куярга мөмкин

Бисмилләһир-рахмәәнир-рахим!

Мөхтәрәм мөселман дин кардәшләр! Корбан гаете Мөбәрәк булсын!

Көтеп алган мөкәтдәс бәйрәмебез Корбан гаете җитте. Корбан тормыш нигъмәтенә шөкер кылып, Ибраһим галәйһиссәләмнең эшен дәвам итеп, ахирәттә Сиратны атланып кичү, гөнаһ-хаталарның ярлыкануы өчен чалына. Корбан Аллаһыны искә алу һәм Аның ризалыгына ирешү өчен әмер ителгән.

Гает намазы 28 июнь көнне районыбызның мәчетләрендә иртәнге 5 сәгать 00 минутта Коръән Кәрим уку белән башлана.

Олуг гает көнендә Бәйрәм намазларын укырга, корбаннар чалырга, күңелләребездәге мәрхәмәт, куаныч-шатлык хисен тирә-юндәгеләргә житкерергә язсын! Гаиләләребез нык, өйләребез нурлы булсын! 

Мәчетләребезгә рәхим итегез! 

Актанышта корбан чалу урыны — «Сугаз» оешмасы ишегалды артында. Сарыкларны 27 июнь кичке 16:00 сәгатькә китерү оештырыла һәм сайлап тамгалап китәргә була.
Корбан чалдырырга теләге булган, әмма килә алмаганнарга, телефон аша белешеп (89372834680- хәзрәт), корбан чалдырырга һәм итен китереп бирү мөмкинлеге булачак.

Актаныш мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев