Актаныш

Актаныш районы

16+
Кыйбла

КАДЕР КИЧЕНЕҢ КӨЧЛЕ ДОГАЛАРЫ

Соңгы ун көн: догалар кабул булган вакыт. Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин Җәмигъ мәчетенә Рамазан аенда гыйбадәт кылырга килүчеләрнең аеруча артуын әйтте. Рамазанның соңгы көннәрендә мәчетләрдә җәмәгать белән намаз уку зур көчкә ия. «Абыйларыбыз һәм егетләребез тәравих намазларын укыганда, аннан соң да илебезгә, җиребезгә, районыбызга, гаиләләребез өчен тынычлык сорап ялвара. Махсус хәрби операциядәге якташларыбызның исәнлеге-иминлеге өчен, югалган егетләребез табылсын дип дога кыла». Хәзрәтебез теләкләрнең иң нык кабул була торган Кадер киче турында да әйтте: «Дин галимнәре Кадер кичен 26 мартта дип билгеләде. Рамазанның иң изге төнендә фәрештәләр җиргә иңә, Аллаһ рәхмәтенең иң көчле чагында догалар кабул була. Коръән укуның да савабы бик зур».

Алдагы сүзебез «Кадер кичәсе» турында.

Рамазанның соңгы ункөнлегендә булучы Кадер кичәсен ничек белергә һәм ничек үткәрергә?

Аллаһ бу төнне гыйбадәт кылган кешенең гөнаһларын кичерер.

Гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә «Ләйләтүл кадр» – «тәкъдир, кодрәт, бөеклек төне» яки «хөрмәт» дигәнне аңлата. Татарча аны «Кадер кичәсе» дип йөртәләр. Аллаһы Тәгалә бу төнне гыйбадәт кылып уздырган кешенең бөтен гөнаһларын кичерә. Нәкъ менә әлеге төндә кешелеккә Коръән иңдерелде. Бу хакта 97 нче «әл-Кадр» сүрәсендә әйтелә:

«Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек. Кадер кичәсенең ни икәнен син белмисең. Кадер кичәсе 1000 айдан да хәерлерәк. Ул көндә фәрештәләр һәм Изге Рух (Җәбраил) Раббының рөхсәте илә, Аның әмерләрен җиренә җиткезер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар. Кадер кичәсе – иминлек кичәсе – таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр».

Хәдисләрдә әйтелгәнчә, бу төндә кылынган теләсә нинди изге эшләр, хәтта зур булмаганнары да, 1000 ай дәвамында башкарылган изге гамәлләр белән бертигез булачак. Кем дә кем аны сәҗдә кылып уздырса, 83 ел һәм 4 ай дәвамында өзлексез дога кылган кебек савапка лаек булачак. Бу төнне кешеләр язмышына үзгәрешләр кертелә, ә Аллаһы Тәгалә ялваручының үтенеченә җавап бирә.

*Кадер кичәсенең билгеләре:

Кадер кичәсенең төгәл көнен хәтта Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в) дә (башта белгән, кешеләргә әйтергә теләгәч, Аллаһы Тәгалә оныттырган) беркайчан да әйтмәгән, ләкин хәдистә аның турында болай дип әйтелә: *«Кадер киченең якынлашуын рамазанның *соңгы 10 көнлегендә так санлы төннәрнең берсендә көтегез». Ягъни аны рамазан аеның соңгы ункөнлегендә, атап әйткәндә, *так саннарда – 21 нче, 23 нче, 25 нче, 27 нче һәм 29 нчы саннарда табарга мөмкин.* Мөселманнар өчен изге айның соңгы ункөнлеге Татарстанда инде 20 мартта башланды.

*Моннан тыш, Кадер киченең җитүен күрсәтүче билгеләр дә бар:

*1) Төн тыныч һәм явым-төшемсез, күк йөзе болытсыз була.*

*2) Ул җирле климат өчен эссе дә, салкын да булмый.*

*3) Бу төндә балкышны күрергә мөмкин.*

*4) Күк йөзе аяз һәм ай якты була.*

*5) Йолдызлар атылмый.*

*6) Иртән кояш нурсыз булып, йомшак кызыл төстәге диск белән чыга.*

Шулай ук дин тотучылар бу төндә аеруча тынычлык һәм рәхәтлек тоюларын да әйтәләр.

*Кадер киченең төгәл датасы билгесез булуда аерым бер зирәклек бар.* Әгәр аның кайсы көнгә туры килүен һәркем белсә, кешеләр ялкауланыр, һәм башка төннәрдә гыйбадәт кылуны һәм изге гамәлләрне алай ук кылмас иде. Ләкин бөтен дөнья мөселманнары шул төнне көтеп, күп төннәр буена гыйбадәт кыла.

Кадер кичен ничек уздырырга

Төнне гыйбадәт кылып үткәрергә кирәк:

• *Өстәмә (нәфел) намаз уку (тәүбә намазы, тәсбих, тәһәҗҗуд, шөкер намазы).*

• *Коръән уку яки өйрәнү*.

• *Сәдака бирү.*

* *Тәүбә итү.*

* *Дога – Аллаһы Тәгаләгә ялвару*.

* *Зикер уку – Аллаһны искә алу.*

*Бу төндә барлык үпкәләреңне бетерергә, туганнарың белән мөнәсәбәтләреңне җайга салырга, мөмкин кадәр күбрәк изге эшләр кылырга кирәк.*

Икенче бер хәдистә: *«Аллаһы Тәгаләнең бүләген өмет итеп, Кадер кичен намаз укып үткәргән кешенең элекке гөнаһлары кичерелер»,* – дип язылган.

*🌹Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.)*
🌷хатыны Гайшә: «Әй Аллаһ Илчесе! Кадер кичендә мин ничек гыйбадәт кылырга тиеш?» – дип сорадым, дигән. Ул (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын): *«Сез түбәндәге доганы укырга тиешсез: *1-нче номер.*

КАДЕР КИЧЕНЕҢ КӨЧЛЕ ДОГАЛАРЫ

اَللَّهُمَّ إِنَّكَ عَفُوٌّ تُحِبُّ الْعَفْوَ فَاعْفُ عَنِّي
*🤲 1 .Әллааhүммә иннәкә гәфүвүүн түхиббүл гәфүә фәәгфү гәнний.* –
🤲 /Йәә Аллааһ! Син - ярлыкаучы, гафу итәргә яратасың, үземне кичер – ярлыка!

اَللَّهُمَّ إِنَّكَ عَفُوٌّ تُحِبُّ الْعَفْوَ فَاعْفُ عَنْ أُمِّي وَأَبِي
*🤲 Әллааhүммә иннәкә гәфүвүүн түхиббүл гәфүә фәәгфү гән үммиий үә ә'бий*. – 🤲 /Йәә Аллааһ! Син – ярлыкаучы, гафу итәргә яратасың, ата-анамны кичер – ярлыка!

اَللَّهُمَّ إِنَّكَ عَفُوٌّ تُحِبُّ الْعَفْوَ فَاعْفُ عَنْ ذُرِّيَّتِي
*🤲 Әллааhүммә иннәкә гәфүвүүн түхиббүл гәфүә фәәгфү гән зүрриййәтий.*
🤲 /Йә Аллааһ! Син - ярлыкаучы, гафу итәргә яратасың, нәсел-ыруымны кичер – ярлыка!

اَللَّهُمَّ إِنَّكَ عَفُوٌّ تُحِبُّ الْعَفْوَ فَاعْفُ عَنْ إِخْوَانِي وَأَخَوَاتِي وَذُرِّيَّاتِهِمْ
*🤲 Әллааhүммәә иннәкә гәфүвүүн түхиббүл гәфүә фәәгфү гән ихъүәәний үә ә'хаүәәтий үә зурриййәәтиһим.*–
🤲 /Йәә Аллааһ! Син - ярлыкаучы, гафу итәргә яратасың, дини кардәшләремне һәм аларның нәселләрен кичер – ярлыка!

اَللَّهُمَّ إِنَّكَ عَفُوٌّ تُحِبُّ
فَاعْفُ عَنْ أَصْدِقَائِي وَزُمَلَائِي وَأَحْبَابِي
*🤲 Әллааhүммәә иннәкә гәфүвүүн түхиббүл гәфүә фәәгфү гән әсъдикаа'ий үә зүмәләә'ий үә әхбәәний.*–
🤲 /Йәә Аллааһ! Син - ярлыкаучы, гафу итәргә яратасың, дус-ишләремны, сөйгән ярларымны кичер – ярлыка!

اَللَّهُمَّ إِنَّكَ عَفُوٌّ تُحِبُّ الْعَفْوَ فَاعْفُ عَنْ مَنْ يُحِبُّنِي وَأُحِبُّهُمْ
*🤲 Әллааhүммә иннәкә гәфүвүүн түхиббүл гәфүә фәәгфү гәммән йүхиббүний үә үхиббүhүм*.
🤲 /Йә Аллааһ! Син – ярлыкаучы, гафу итәргә яратасың, мине яраткан һәм үзем яраткан кешеләрне кичер – ярлыка!

اَللَّهُمَّ إِنَّكَ عَفُوٌّ تُحِبُّ الْعَفْوَ فَاعْفُ عَنْ مَوْتَانَا وَمَوْتَى الْمُسْلِمِينْ أَجْمَعِينْ
*🤲 Әллааhүммә иннәкә гәфүвүүн түхиббүл гәфүә фәәгфү гәм-мәүтәәнәә үә мәүтәл- мүслимиин әҗемәгиин.* –
🤲 /Йәә Аллааһ! Син – ярлыкаучы, гафу итәргә яратасың, барлык мөселман җәмигый әрвахларны кичер – ярлыка!

اَللَّهُمَّ إِنَّكَ عَفُوٌّ تُحِبُّ الْعَفْوَ فَاعْفُ عَنْ كُلِّ الْمُسْلِمِينَ وَالْمُسْلِمَاتْ اَلْأَحْيَاءِ مِنْهُمْ وَالْأَمْوَاتْ
*🤲 Әллааhүммә иннәкә гәфүвүүн түхиббүл гәфүә фәәгфү гән күллил мүслимиинә үәл муслимәәтәл әхйәә'и минhүм үәл әмүәәт*.
🤲 /Йә Аллааһ! Син – ярлыкаучы, гафу итәргә яратасың, дөньядагы һәм ахирәттәге барлык мөселманнарны кичер – ярлыка!

اَللَّهُمَّ إِنَّكَ عَفُوٌّ تُحِبُّ الْعَفْوَ فَاعْفُ عَنْ كُلِّ مَنْ يَقْرَأُ الدُعَاءَ ، وَيَقُولُ آمِينْ
*🤲 Әллааhүммә иннәкә гәфүвүүн түхиббүл гәфүә фәәгфү гән күлли мәй-йәкора'у-дүгаа'ә үә йәкуулү әәмиин*.
🤲 /Йә Аллааһ! Син – ярлыкаучы, гафу итәргә яратасың, бу догаларны укучы һәм "Әәмиин!" – дип торучыларның барысын да кичер – ярлыка!
🤲🤲🤲🍃🤲🤲🤲

*Зикерләр:*

Истә калдыру өчен, иң гади берничә зикер бар, аларны бу төндә дә, Бәраат төнендә дә укырга мөмкин.:

1. «СөбханАллаһ», «Әлхәмдүлилләһ», «Аллаһу Әкбәр» – 33әр тапкыр укыла;

2. «Ләә иләәһә илләл-лааһ»;

3. «Әстәгфируллаһ»;

4. «Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһ».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев