Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

АФӘРИН, КОТЛЫЙБЫЗ: "Ак инеш" хореография ансамбле "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә Гран-прига лаек булды!

Бүген Казанда "Пирамида" күңел ачу үзәгендә "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең Гала-концерты булды. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уза торган тантаналы сәнгать бәйрәмендә районыбызның яшь талантлары- "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле канаты астында эшләп килүче "Ак инеш" ансамбле , җитәкчесе Лилия Фәтхуллина һәм җырчы кызыбыз, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Гөлия Заһертдинова, җитәкчесе Сирина Исламова, чыгыш ясады.


 "Ак инеш" ансамбленә Рөстәм Нургали улы Гран-при тапшырган мизгелләрне районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов үзенең телеграмм челтәрендәге каналына https://t.me/glava_aktanysh_mr урнаштырган. Энгель Нәвап улы концерттан тагын берничә видеоязма белән уртаклашты.

 Горурланабыз, сокланабыз, киләчәктә уңышлар насыйп булсын сезгә, кадерле яшьләр, хөрмәтле остазлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев