Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Ак инеш" ансамбле җитәкчесе Лилия Фәтхуллина: Татар биюен иң оста биючеләр-Актанышта!

"Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә Гран-при яулаган "Ак инеш" ансамбле җитәкчесе Лилия Фәтхуллина белән нәкъ бер ел элек интервью эшләгән идек.

        Ул вакытта ук "Ак инеш"нең иҗади потенциалы искиткеч зур икәнлеге ачык күренде. Җитәкчедән күп нәрсә тора шул.

Балаларны ярата, һәрбересен шәхес итеп танып үстерә белә торган, ата-аналар белән тыгыз элемтәдәге педагог Лилия Фәтхуллина үзен республикакүләм белгеч икәнен тагын бер кат раслады.

Киләчәктә дә зур уңышлар насыйп булсын!           

                       

 

                                  «Ак инеш» “Агыйдел”не сугара

           «Ак инеш»- «Йолдызлык» фестиваленең иң олы бүләкләренә лаек булган ансамбль. «Ак инеш» быелгы XXI фестивальнең супер-финалында 12-16 яшьлекләр арасында “Хореография” номинациясендә мактаулы беренче урынга лаек булды.

 

Татарстаннан гына түгел, илнең башка төбәкләреннән 5500 бала катнашкан грандиоз проектта авыл районыннан килеп иң яхшылар рәтенә керү өчен тырышлык кына җитмидер.
                                    “Йолдызлык”та катнашу-бушлай!
Оешып китүенә 4 кенә ел әле “Ак инеш”нең. Әмма бию буенча узган конкурс-бәйгеләрдә җиңүләре озак еллар эшләп килүче иҗат төркемнәренекеннән бер дә калышмый.
               2021 елда Бөгелмәдә узган “Җилләр розасы”-“Роза ветров” бәйгесендә Гран-при, “Рухият” фондының “Сандугач сайрар илем” бәйгесендә беренче дәрәҗә лауреат, 2020 елда Уфа шәһәрендә үткән Халыкара “Талантлар территориясе” бәйгесендә Гран-при, 2019 елда “Без-бергә!” проектында беренче урын...

 

- “Йолдызлык” Татарстанда гына түгел, Россиядә тиңе булмаган проект. Кайбер бәйгеләргә зур суммада взнос түләргә кирәк, ә “Йолдызлык”та катнашу бушлай. Балаларга “Йолдызлык” искиткеч бүләкләр әзерли: футболкалар, сумкалар, түштамгалар шушы бәйгенең истәлеге булып озак саклана. Биредәге дустанә мөнәсәбәт, көчле оештыру командасының эшчәнлеге югары дәрәҗәдә, педагогларны әллә каян танып эндәшәләр, хөрмәт күрсәтәләр,- дип фикерләре белән уртаклаша ансамбльнең җитәкчесе Лилия Фәтхуллина.


       “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленә сәнгать җитәкчесе һәм баш балетмейстер булып кайткан Лилия Фәтхуллинага ансамбльнең директоры Лилия Ялалова балалар белән дә эшләргә тәкъдим итә. Шулай итеп, “Агыйдел”нең нәни инеше барлыкка килә- Лилия Равил кызы “Ак инеш” дип исем куша аңа. 10-12 яшьлек укучыларны туплап яңа биюләр өйрәтә башлый. Беренче елда ук “Йолдызлык”та зона бәйгесендә 1 урын яулауга ирешә һәм яңа җыелган төркем Казанда “Пирамида” күңел ачу комплексында чыгыш ясый. Ә 2020 елда “Йолдызлык” продюсер-клипмейкерлары беренче урын иясе “Ак инеш” биючеләрен төшерү өчен махсус Актанышка килделәр. “Печән өсте” хореографик композициясе биючеләрнең генә осталыгын гына түгел, районыбызның данын еракларга танытты.

                           Татар биюен иң оста биючеләр-Актанышта

Бүген “Ак инеш” ансамблендә 24 укучы. Татар милли сәнгатен пропагандалаучы “Агыйдел” канаты астында эшләгәч, нигездә, балаларга татар халык биюләре өйрәтелә. Шулай булуы табигый, белгечләр дә бит “Татар биюен башкаруда актанышлыларга тиңнәр юк”, диләр. “Агыйдел”нең быелгы концертында “Халыклар дуслыгы” композициясендә удмурт, чуваш, мордва биюләрен “Ак инеш”ләр башкарды.


- Бию кую өчен миңа иң мөһиме көй, музыканың ошавы кирәк. Күңелемә ошаган көйгә нигезләнеп композиция, бию хәрәкәтләре туа. Ә “Йолдызлык”та халык биюләренә ниндидер “йөзем” кирәк. Ел саен катнаша торгач, жюри хәтта сәнгать җитәкчесенең “почеркы”н таный башлый. Мөгаен, җиңүчеләрне дә алар шулай сайлап ала торгандыр, ди Лилия Фәтхуллина җиңү серләре турында сорагач.

 

                                    «Ак инеш» “Агыйдел”не сугара

“Агыйдел” ансамбле- биючеләр әзерли торган мәйдәни мәйданга әверелде. Биредә 2019 елда Алабуга мәдәният-сәнгать колледжы филиалы ачылып, 8 студент бию серләренә төшенә башлаган иде, 2020-2021 уку елында беренче курска 6 укучыны кабул иткәннәр. “Ак инеш” биючесе Азат Шәяхмәтов быел шушы колледжга укырга кергән, профессиональ биюче булырга әзерләнә. Киләчәккә нияте- “Агыйдел”дә биюче булып эшләү. Азатның уңай үрнәгенә “Ак инеш”нең башка биючеләре дә кушылырга тора, быел ике, киләсе уку елында берничә кыз һәм егет колледжда укуларын хореография юнәлешендә дәвам итәргә исәпли. Студентлар нигездә үзебезнең районнан, шулай ук Башкортстанның Яркәй, Дүртөйле, Чакмагыш районнарыннан килеп укучылар да бар.
 

 - “Агыйдел”нең үз бинасы, дәүләт ансамбле өчен эшләнгән зур бию залы, анда шөгыльләнү өчен зур көзгеләр, станоклар булу дәрес бирү өчен искиткеч мөмкинлекләр ача. “Агыйдел” ансамбле “Ак инеш” балаларының икенче гаиләсе кебек. Директор Лилия Мәүләви кызы һәрчак безне кайгырта, репетицияләрне, чыгышларны һәрчак күзәтеп тора, “Үзебезнекеләр” дия-дия, концерттан соң балаларны тәмле сюрпризлар белән сыйлый. Балаларга сәхнә костюмнары, читекләр тектерелде. Район җитәкчелегенә дә зур рәхмәт әйтәм. Безнең җирлектә балаларны республика, Рәсәйкүләм конкурсларга катнаштыру, алып бару-алып кайту системага салынган. Ә шәһәр җирендә ансамбльнең хореографы барысын да үзе оештыра, автобусын таба, кунакханә эзли, балалар иминлеген кайгырта. Әти-әниләргә дә рәхмәтлемен. Балаларының ничек шөгыльләнүләре белән һәрчак кызыксынып торалар, ярдәм итәләр,- ди Лилия Фәтхуллина.

                                           Бүген иң мөһиме- тәрбия

Лилия Равил кызы “Өстәмә белем бирү педагогы биергә өйрәтүче генә түгел, ә балаларның дусты, тәрбиячесе дә,” ди. Чөнки балалар белән рәсми булмаган аралашу аларның күңелен аңларга, уй-фикерләрен дөрес юнәлешкә кертергә тулы мөмкинлек бирә. “Ак инеш”ләр бию залында атнага хәтта җидешәр тапкыр очрашалар. Расписание буенча атнага 3 дәрес куелган, ә бәйгеләргә әзерләнү өчен бу гына җитми. Яшь биючеләрнең тыгыз график белән шөгыльләнеп каядыр киләп салып йөрергә, ниндидер тәртипсезлек эшләргә хәле дә, теләге дә калмый.


- Бию-минем тормышым! Мин бию белән яшим, мин бию белән яшьләр арасында яшәрәм. Инде нәтиҗәләрен дә күргәч, икеләтә шатлык хисләре кичерәм,- ди 2010 елда Актанышның “Мизгел” бию ансамбле белән “Йолдызлык”та беренче җиңүләрен яулап, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган Лилия Фәтхуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев