Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ХАЛКЫБЫЗ ХӘБӘРЛӘРЕ:Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк!

Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасын саклау, Татарстанда цифрлаштыру елы, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга карата, Актаныш үзәк китапханәсе ел башыннан “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” исеме белән әдәби викторина бәйгесе игълан иткән иде. Менә инде, 15 мартта әлеге районкүләм бәйгегә йомгак ясалды.

Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

19-45 яшькә кадәргеләр арасында:1 урын-Солтанова Ләлә, 2 урын-Җәмилова Розалия, 3 урын-Галиева Ландыш, Асылова Дилбәр;

45-55 яшькә кадәргеләр арасында:1 урын-Шәрипова Гөлшат, 2 урын-Арсланова Алсу, 3 урын-Хәбибуллина Альбина

55 яшьтән югарыраклар арасында:1 урын-Закирова Зөһрә, 2 урын- Шәйхетдинова Филария, 3 урын- Әхиярова Фәнҗия яулап алды. Шулай ук бик азга гына калышкан Исламова Эльвира, Зарипова Миләүшә, Шәйхина Раушания, Гарипова Энҗегә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

Викторина–якташларның әдәби-мәдәни һәм тарихи зәвыгын тагы ныграк арттыруга этәргеч булды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы китапханә Актаныш яңалыклары Мәдәният Актаныш хәбәрләре Мәдәни балкыш