Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

КУНАК АШЫ КАРА-КАРШЫ: Пучы җирлеге Минзәлә районы үзешчәннәрен кабул итте (+ФОТОЛАР)

Мәдәният йортлары соңгы елларда аеруча тулы канлы тормыш белән яши. Республика күләмендә үзара хезмәттәшлеккә корылган төрле проектлар гамәлләштерелеп, мәдәният учаклары күрше-тирә районнарның иҗади коллективларын үзләрендә кабул итә. 

Авыл халкының яшәү шартларын яхшырту, уңайлыклар тудыру юнәлешендә шактый эшләр башкарыла: мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары яңартыла. Мәдәният йортлары соңгы елларда аеруча тулы канлы тормыш белән яши. Республика күләмендә үзара хезмәттәшлеккә корылган төрле проектлар гамәлләштерелеп, мәдәният учаклары күрше-тирә районнарның иҗади коллективларын үзләрендә кабул итә. 

26 июль көнне Актаныш районының Пучы авылы мәдәният йорты да иҗади проектның үзәгенә әверелде, биредә Минзәлә районы үзешчәннәре авыл халкына бик тә күңелле концерт программасын тәкъдим итте. 

Ике районның мәдәният юлы даими кисешеп тора. Бер-берсенә җавап рәвешендә үткәрелгән мондый чаралар да әлеге хезмәттәшлекнең матур бер үрнәге.  19 июль көнне актанышлылар ут күршеләребезне дә үзләренең дәртле җыр-моңнары белән сөендереп кайткан иде. 

Реклама

Мәгълүм булганча, илебез мөһим сәяси вакыйга алдында тора. Бу, билгеле, һәр районда, шәһәрдә чагылыш таба. Республика тарафыннан оештырылган районара иҗади проект кысаларында Пучыда оештырылган бәйрәм чарасында да Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Ык буе бермандатлы округтан "Бердәм Россия" сәяси партиясенең VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидаты Альберт Хәбибуллин катнашып, җирлек халкы белән очрашу үткәрде. 

Альберт Галимҗан улы җирлек халкы белән аралашып, аларның теләк-тәкъдимнәрен тыңлады,  сорауларга җавап бирде. Пучы җирлегенең социаль объектларында булып, яшәеш белән танышты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев