Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кунак ашы – кара-каршы : Түбән Каманың “Нардуган”ы Актанышта дуслыктан тәкыя үрде

Бүген Актанышта Түбән Кама шәһәренең “Нардуган” ансамбле концерты булды. «Дуслык тәкыясе» дип исемләнгән концерт без- сәнгать сөйгән актанышлыларны таң калдырды.

1984 нче елдан бирле эшләп килүче ансамбль республика, Россия, дөньяның төрле төбәкләрендә чыгыш ясап тамашачыларның алкышларына, мәхәббәтенә чорналып яшәсә дә шушы көнгә кадәр Актаныш сәхнәсенә аяк басканнары булмаган.

 

       Бүген Актаныш халкын  ансамбль югары профессионализм белән өретелгән биюләре, җанга якын, матур җырлары, хор, халык уен кораллары ансамбле чыгышы белән сокландырды. Актанышка килгән 100дән артык артистның яртысы биюче балалар иде. Татар биюләре белән беррәттән төрле халыкларның милли иҗатын, гореф-гадәтен күрсәткән биюләрне күрдек. Башкару осталыгы, костюмнарның затлылылыгына сокландык. “Туй көне” хореографик композициясе үзенең киң сюжетлы булуы белән игътибарга лаек, күмәк һәм солистлар чыгышы татар кызы белән кияү егетенең кавышу мизгелләрен төрле яклап сурәтләде. 


      Әлбәттә, “Нардуган”ның куптарылып Актанышка килүендә үзебезнең дә этәргеч зур булды. 19 апрель көнне Актанышның сәләтле балалары “Йолдызлар балкышы” концерты белән Түбән Кама сәхнәсендә чыгыш ясаган иде. Безнең яшь талантларыбыз нефть сәнәгате башкаласы тамашачысын шаккаттырды, һәрбер җыр-бию номеры алкышларга күмелде. Актанышлыларга җавап йөзеннән “Нардуган”нар да бүген көчле әзерлек белән сәхнә тотты. Райондашларыбыз егетләрне-кызларны көчле алкышлар белән сәламләде. Районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов ансамбльгә бүгенге сәнгать бәйрәме өчен зур рәхмәтләрен әйтте. Актанышта туып-үсеп, Түбән Камада бәхетен тапкан якташларыбыз туган як белән элемтәне өзми. Шундый олы җанлы якташларыбызның берсе- күренекле архитектор Фирдәвис Ханов Түбән Камада "Актаныш якташлык җәмгыяте"н җитәкли. Бүгенге концертны оештыруда да Фирдәвис Гайнетҗан улының өлеше зур. Районыбыз башлыгы Энгель Нәвап улы аңа үзенең Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук башка ватанпәрвәр якташларыбызның исемнәрен телгә алып горурлык хисләре кичерүебезне әйтте. “Нардуган”ның җитәкчесе Наил Мөсифуллин да Актаныш егете. Димәк, актанышлылар кая гына барсалар, кайда гына яшәсәләр дә янып, ялкынланып яшиләр, иҗат дөньясында кайнап кына калмыйлар, башкаларны да үз артларыннан ияртеп дөрләтәләр. 


Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айзат Мәхмүтов “Нардуган” ансамбленең концертын җылы каршылаган тамашачыларга олы рәхмәтен белдерде.

"Дуслык тәкыясе" ахырында зал тулы тамашачы ансамбльгә хөрмәтен басып алкышлап белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев