Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Музейлар - тарих көзгесе

18 нче май - Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелә. Районыбызда уңышлы эшләп килгән "Туган як" музее, ә аның филиалы булып Әнәк авылында урнашкан Шәрип Шәймиев музей-йорты бар.

            Районыбызга килгән һәбер кунак, вәкилләр эшлекле сәфәр белән йөрү вакытында иң беренче итеп тарихны барлап, үткәннәрне күзаллау максатыннан музейга танышырга керә. Ә анда аларны үз эшләренең остасы булган ачык йөзле хезмәткәрләр каршы ала. Тарихи  мизгелләрне бер кат күзаллаганнан соң кунаклар янәдән башка оешмалар, мәгариф, мәдәният эшчәнлеге белән кызыксынуларын дәвам итәләр. Үткәнен белмәгәннең, киләчәге юк, диләр. Бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтүче музей хезмәткәрләрен Пучы авылы мәдәният йорты коллективы исеменнэн кайнар котлыйбыз!

                Эшләрендә уңышлар, җылы аралашу, саулык-сәламәтлек теләп калабыз. Бу күңелдә туган шигъри юллар, аларга бәйрәм сәламе булып ирешсен иде, дигән теләктә калам.

           Илгина Нуретдинова, Пучы мәдәният йорты директоры.

https://vk.com/video-31077111_456239858

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://vk.com/video-31077111_456239858