Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Туган авылым - тал бишегем, газиз җирем Сәфәрем!”

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисованың да чыгышын җылы кабул итте иске сәфәрлеләр.

8 май көнне Иске Сәфәр авылы шушы җирлектә туып, канат ныгытып, республиканың төрле почмакларына сибелеп, илебезгә хезмәт итүче авылдашларны авыл көненә җыйды.

Туган авыл, кендек каны тамган туган нигезнең кадерен бер ни белән дә чагыштырырлык түгел шул. Туган авылымның урамнарыннан атлаган вакытта моны кабат күңел түрендә яңарттык без. Мәдәният йортының фойесыннан ук каршы алган үзгә бер җылылык хисләре кичәнең буеннан буена дәвам итеп, йөрәк кылларын тибрәтте. “Балкыш” клубына йөрүче өлкән яшьтәге апаларның моңлы тавышлы җырлары, мөнәҗәтләре белән башланып киткән бәйрәм чарасы, авыл тарихына багышланган кино карау,  авыл үзешчәннәренең концерт номерлары белән дәвам итте. Авылдашыбыз, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Азат абый Нургалиевның чыгышын зал алкышларга күмде. Шундый авылдашыбыз булу белән чиксез горурланып утырдык без. Аның тормыш иптәше, инде үзебезнең авыл кешесенә әйләнгән, бүгенге көндә “Ак калфак” Бөтендөнья татар  хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисованың да чыгышын җылы кабул итте иске сәфәрлеләр.

Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Авылымда бик бай тарихлы музей эшли. Анда авылның тарихы ачык чагыла. Бүген әлеге музейда да булып, хатирәләрне кабат яңарттык. Фойега эшләнгән тарихи күргәзмәләр нигезендә үткәннәргә кире кайттык.  Үткәннәр дигәннән, Мөслим районында Яңа Сәфәр дигән авыл барлыгын, аңа нигезне безнең авыл бабайлары салуын ишетеп үстек. Бу чыннан да шулай булып чыкты. Иске Сәфәр авылында яшәүче берничә кеше 1901 елны Яңа Сәфәр авылына нигез сала. Бүгенге кичәдә шушы авылдан да вәкилләр катнашу аның әһәмиятен тагын да арттырды кебек. Киләчәктә элемтәләр тагын да ныгыр дигән ышанычта калабыз, диде алар.

Берничә сәгатькә сузылган бәйрәм сизелмичә дә үтеп китте. Мондый аралашуга корылган чараларның киләчәктә тагын да күбрәк булуын теләп, оештыручыларга ихластан рәхмәт әйтеп таралыштык без. Рәхмәт сезгә, авылдашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев