Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Яшьләр каләме” фестиваленең Гран-при иясе- гимназия укучысы Ралиф Гыйздәтуллин

Бүген районыбызда әдәбият-сәнгать көннәре кысаларында “Яшьләр каләме” фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

           Бөек шагыйрь, Халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе иясе, якташыбыз Гамил Афзалның туган көнендә районыбызда ел саен әдәбият-сәнгать көннәре уза. Шушында ук “Яшьләр каләме” иҗат фестиваленең җиңүчеләре дә билгеләнә.

           Быелгы “Яшьләр каләме” бәйгесенә республикабызның төрле төбәкләреннән, Чувашиядән, Ульян өлкәсеннән 120дән артык иҗат эше кабул ителгән. Аларның 67се Актаныш районы укучыларыныкы. 

Җиңүчеләрнең исемлеге белән танышыйк. 

Проза юнәлеше.


10-13 яшьлекләр арасында:

 1 урын- Әминә Зәкиева, Мөслим.
2 урын- Гөлшат Нуриева, Баулы,
Зөлфия Госсамова, Актаныш.
3 урын- Илсөя Шәемова, Актаныш,
Әдилә Сафиуллина, Балтач районы.

 

14-18 яшьлекләр арасында:


1 урын-Ләйлә Музеева, Актаныш.
2 урын- Альбина Габдрахманова. Минзәлә.
3 урын- Айзилә Рәшитова, актаныш районы, Киров мәктәбе,
Гүзәл Абдулина, Балтач районы.


Поэзия юнәлешендә.

Реклама

7-9 яшьлекләр арасында :


1 урын- Зилә Мөхәммәтова, Актаныш.
2 урын- Булат Әбүдәров, Актаныш, Самира Миңнебаева, Саба районы.
3 урын- Камил Шагалиев, Актаныш, Тыңламас авылы, Илдан Фәхретдинов, Лениногорск районы, Зәй- Каратай авылы, Адилә Мусина, Актаныш районы, Югары Яхшый авылы. 


10-13 яшьлекләр арасында:


1 урын- Ләйлә Нуриева, Актаныш.
2 урын- Сәрия Фәррахова, Минзәлә, Зилә Шәйхуллина, Актаныш.
3 урын- Рәзилә Насыйбуллина, Буа,
 Ясминә Камалова, Алексеевск.


14-18 яшьлекләр арасында:


1 урын- Рүзәл Харисов, Актаныш.
2 урын- Алинә Нуретдинова, Менделеевск районы, Зәринә Мирсалихова, Мөслим.
3 урын- Вилназ Гыйльфанов, Балтач районы, Инсаф Хәбибуллин, Алабуга, Илсаф Хәбибуллин, Алабуга.

Быелгы фестивальнең җиңүчесе буларак, Гран-при сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Ралиф Гыйздәтуллинга тапшырылды.

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм Актаныш муниципаль районы гамәлгә куйган Гамил Афзал премиясенә яшь әдибә Ләйсән Могътәсимова лаек булды. Гамил Афзал премиясе юмор-сатира өлкәсендә зур уңышка ирешкән язучыларга бирелә. Бүләкләрне хуҗаларына районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов һәм Татарстан Язучылар  берлегеннән Рифат Җамал тапшырды.

 

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, иҗат уңышлары телибез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев