Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ҮЗЕБЕЗНЕҢ ГОРУРЛЫК: Актанышта югары сәнгатькә балачактан ук тартылалар (ЧАРАДАН ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

2018-2019 уку елы ахырына якынлашкан көннәрдә Актаныш сәнгать мәктәбе коллективы чыгарылыш сыйныфы укучыларына таныклыклар тапшырды.

Быел андыйлар саны 78. Сәнгать мәктәбендә укучы 537 бала өчен дә истәлекле булды кичәге көн. Вокал, хореография, рәсем һәм театр сәнгате белән тирәнтен шөгыльләнгән балалар Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында әти-әниләре алдында сынау тотты, остазлары белән ел дәвамында өйрәнгәннәрен күрсәтте. 

Мәдәният йортына килеп керүгә сәнгать мәктәбенең үзендә һәм аның авыллардагы 9 филиалында рәсем сәнгате буенча укучыларның иҗади эшләре-картиналар куелган иде. Кадет-интернат мәктәбенең тынлы,  Аккүздәге  халык уен кораллары ансамбле бәйрәмчә дәртле итеп халык һәм композитор әсәрләрен башкарды. “Тамчы” халык, “Умырзая” үрнәк вокаль ансамбле, аерым яшь башкаручылар, баян, фортепиано, гитара, флейта, саксофон һ.б уен коралларында уйнаучылар, “Ак инеш”, “Шатлык”, “Асылташ” бию коллективлары Халыкара, Рәсәй һәм републикакүләм “Планета талантов”, “Йолдызлык”, “Без бергә”,  “Чаллы дусларын җыя”, тагын бик күп конкурсларда җиңү яулап кайтты. Районда оештырылган барлык чаралар сәнгать мәктәбенең яшь йолдызлары катнашында үтә. 
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов районның мәдәният-сәнгать җитәкчеләре белән укучылар концертын карады, коллективка рәхмәтен белдерде. “Үзебезнең балаларның сәләтенә сокланып утырдым. Вокал юнәлеше зур үсеш кичерә, балаларга өйрәтелә торган уен коралларының төрләре арткан, сәнгать мәктәбе җитәкчесе Илфак Ибраһимов әзерләгәншигъри спектакь балаларның сүз сәнгатенә сәләтен ача. Биюләрнең күпчелеге эстрада стилендә. Киләчәктә халык биюләрен дә күрәсебез килә. Актанышта бии белмәгән кеше юк. Егетләрне дә табып ансамбльләргә тартырга кирәк”-, дигән фикерен белдерде.  2020 елда Казанда булачак Актаныш сәнгать осталары концертына мәктәп коллективының ныклы әзерлек белән килүен сорады. 


Концерт ахырында ата-аналар укытучыларга рәхмәт сүзләре ирештерде. Башкарма комитетның социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров аеруча зур уңышларга ирешкән чыгарылыш укучыларына Рәхмәт хатлары тапшырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев