Актаныш районы укучылары «XXI гасыр Кулибиннары» яшь уйлап табучылар олимпиадасында катнаша
Бүген балалар иҗаты үзәгендә «XXI гасыр Кулибиннары» яшь уйлап табучыларның Республика олимпиадасы муниципаль этабы уза.
Олимпиада- интеллектуаль иҗат өлкәсендә техника һәм технологияләрне үстерүгә юнәлдерелгән комплекслы ярыш. Катнашучылар жюри каршында үзләренең тикшеренү проектларын һәм уйлап табуларын тәкъдим итә.
Оештыручылар фикеренчә, конкурс балаларның һәм яшьләрнең гомуми мәдәнилеген, креативлыгын, шулай ук техник, фәнни һәм иҗади фикерләвен үстерергә булыша. Быел бәйгедә Актаныш районы мәктәпләреннән 78 бала катнаша.
Олимпиадада катнашучылар өч яшь категориясендә- "Башлангыч мәктәп», «Кече», «Олы» яшьтәгеләргә бүленеп «Кеше сәламәтлеге: медицина», «Сәнәгать технологияләре һәм робот техникасы», «Авыл хуҗалыгы өчен уйлап табулар, энергетика, киләчәк транспорты», «Заманча технологияләр» номинацияләрендә көч сынаша.
Барлык катнашучыларга да проектларын уңышлы яклауларын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев