Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актанышта көзге ярминкәләр сезонын «Каенкай» балалар бакчасы ачып җибәрде

Бүген Актанышта беренче көзге ярминкә узды, ярминкәләр сезонын «Каенкай» балалар бакчасы ачып җибәрде.

«Каенкай» балалар бакчасы дүртенче ел рәттән көзге ярминкә оештыра.

Көзге ярминкәне коллектив белән көтеп алабыз, ди «Каенкай» бакчасы мөдире Йолдыз Нургалиева

Көзге муллык үзеннән-үзе генә өстәлгә килми. Моны балалар яхшы аңлый. Иртә яздан «Каенкай» территориясендәге бакчаны тәрбияче апалары көрәк белән казып чыга. Аннан кара туфракны тырмалап түтәлләр ясыйлар. Балалар белән бергәләп бу түтәлләргә буразналар сызып, төрле яшелчә орлыклары чәчәләр.

Нигездә, чөгендер һәм кишер утырталар, кыяр үстерәләр. Быел Актаныш районы басуларында игелә торган бодай, солы, арпа, кукуруза, көнбагыш культураларын да үстереп караганнар, тәҗрибә мәйданчыгына килеп көн саен үсемлекләрнең үсешен күзәткәннәр. Менә шушы бакчада җитештерелгән, маңгай тирен тамызып, көч куеп үстергән яшелчәләрне балалар тәрбиячеләре белән бергәләп көзге ярминкәдә тәкъдим итте. 

Әти-әниләр дә бу матур чарадан читтә калмады. Бакчаларындагы алма, кыяр, яшел тәмләткечләрне ярминкәгә китергәннәр, кайнатмалар, тозланган, маринадланган яшелчәләрне матур итеп төргәкләп сатуга куйганнар.

Әти-әниләр, әбиләр сатучы киемнәрен киеп сәүдә иткән балалар белән сөйләштеләр, аралашып, күңелләренә ошаган товарларны сатып алдылар, балаларның кулларына бакча җимешләренең әҗере- акча белән түләделәр. Йолдыз Нургалиева җитәкләгән балалар бакчасы балаларны кече яшьтән үк хезмәт белән тәрбияләүдә заманча алымнарны актив кертә, бүгенге көзге ярминкә шуның ачык мисалы, берочтан киләчәк тормышка әзерләү, һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлегенең ачык мисалы. 

– Һәр төркем ярминкәдән кергән акчаны үзләренә кирәк-ярак алырга тотачак. Төркемнәрнең ярминкәгә әзерлеген бәяләп, җиңүчеләрне төрле номинацияләрдә бүләкләячәкбез, – ди Йолдыз Сәет кызы.

Ярминкә җыр- биюсез буламы? Бакча балалары тәрбияче Ландыш Насрыева җитәкчелегендә килгән кунакларга бик матур концерт әзерләгән.

Музыка җитәкчеләре Гүзәлия Чекалина, Фәүзия Фатыйхова өйрәткән җырларны, биюләрне, барлык чыгышларны тамашачылар, ярминкәгә кунак итеп чакырылган бакча ветераннары алкышлап рәхмәтләрен белдерде.  

Шулай итеп Актанышта бүген беренче көзге ярминкә узды, ярминкә сезонын "Каенкай" балалар бакчасы ачып җибәрде. Афәрин, аяк артыгыз җиңел булсын!

Ләйсән Газизова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев