Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

"Алтынчәч"нең шахмат уйнаучы балалары район башлыкларын шаккаттырды

Актанышның 7 нче санлы “Алтынчәч” балалар бакчасы икенче көн рәттән республикакүләм конференция кунакларын кабул итте. Бүген бакчада республиканың муниципаль район һәм шәһәр башлыклары булды.

Республика шәһәр һәм районнары башлыкларын "Алтынчәч"кә кунакка килгән беренче һәм алтынчы санлы бакчаларда тәрбияләнүче сәләтле балалар сәламләде.

Район башлыклары нәни малай һәм кызларның саф татар телендә чатнатып шигырьләр сөйләвен сокланып тыңлады.

      Милли киемнәрдәге балалар татарча биеп осталыкларын күрсәттеләр, соңыннан кунакларны татар халкының иң затлы ризыгы - чәкчәк белән дә сыйлады. 

       Иң кызыклысы алда булган икән: 5, 6,7 яшьлекләрнең рәхәтләнеп шахмат уйнавын күргәч, шушы бакчада ук акыл уенына өйрәнгән балаларның Россия, Татарстан чемпионнары икәнлекләрен белгәч, җитәкчеләр уйланып калды.

        Шахмат остазы Илдар Имамов нәкъ менә кече яшьтә балаларны логик фикерләүгә шахмат аша өйрәтеп булганын үз тәҗрибәсе аша белә. Бу хакта ул бар нечкәлекләренә кадәр таныштырды.  

 "Алтынчәч" балалар бакчасында 145 бала тәрбияләнә. Федераль белем бирү стандартлары буенча районда иң беренчеләрдән булып эшчәнлек алып баручы мәгариф оешмасының уңышлары шактый.

    Коллективның белем һәм тәрбия өлкәсендәге тәҗрибәсе белән бакча мөдире Әлфирә Харисова уртаклашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев