Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

Әтәс мәктәбе директоры киңәшчесе-Бөтенроссия конкурсы призеры

Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия буенча директор киңәшчесе Хәбибуллина Сөмбел Габдулла кызы конкурс сайлап алуын уңышлы узды һәм РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Росдетцентр» ФДБУ оештырган «Тәрбиянең Яңа фәлсәфәсе» Бөтенроссия конкурсында призер булды.

Конкурс 2025 елга чаралар планына кертелгән федераль округ форумнарына әзерлек кысаларында уздырылды. Сөмбел Габдулла кызы тәрбия эше өлкәсендәге эшләнмәләрен тәкъдим итте һәм илнең иң яхшы белгечләре рәтенә керде.

Бүләк сыйфатында аны апрель аенда Түбән Новгородта узачак Идел буе федераль округы форумына чакырганнар. Бу хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашу, яңа методикаларны үзләштерү һәм безнең районны федераль дәрәҗәдә тәкъдим итү өчен менә дигән мөмкинлек.

Сөмбел Габдулла кызын әлеге казанышы белән котлыйбыз һәм киләчәк форумда уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев