Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Бүген технология техникумында республикакүләм олимпиада уза

Урта һөнәри белем бирү йортлары арасында татар телле студентлар өчен 1-2 курслар арасында татар әдәбиятыннан республика олимпиадасына республиканың төрле районнарыннан килделәр.

Татар әдәбиятыннан барысы 22 укучы 3 турда татар әдәбиятыннан белемнәрен сынаячак.

I тур- "Татар милләтенең күренекле әсәрләре" дип атала,  катнашучылар белемнәрен тест биремнәрен үтәп күрсәтәчәк. II тур әдәбият тарихына багышланса,  III турда  укучылар иҗади сәләтләрен күрсәтәчәк.

Олимпиаданы ачу тантанасында укучыларны һәм аларның мөгаллимнәрен техникумның сәләтле егет кызлары җыр- биюләре белән сәламләде. Технология техникумы директоры Ландыш Шәмсунова уку йортының эшчәнлеге белән таныштырды.

Олимпиадада катнашучыларның эшләрен Татарстанның атказанган укытучысы Ләйсән Әминова җитәкчелегендәге комиссия бәяләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев