Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Бүген Россиянең егерме төбәгеннән килгән балалар «Бүләк» лагеренда ял агымын башлады

Бүген «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагереның икенче агымын ачу тантанасы узды.

Икенче агымда да беренчесендәге кебек үк 125 укучы ял итә. Әмма бу агымда лагерьга балалар Россиянең егермедән артык төбәгеннән килгән. Димәк, Татарстанның Әлмәт, Лаеш, Чаллы, Казан шәһәрләреннән тыш, Мәскәү, Марий Эл, Пенза, Чиләбе, Иркутск һәм башка регионнардагы милләттәшләребез «Бүләк» ял аланы эшчәнлеген югары бәяли.

Кызлар-егетләр беренче көннәрдән үк әйдаманнары белән бергәләп саф татарча җырларга, милли биюләребезне башкарырга, сөрәннәр әйтергә өйрәнгән. Лагерьның ачылу тантанасында Риза Фәхертдин, Каюм Насыйри, Сара Шакулова, Баруди оныклары дигән төркемнәргә берләшкән. Отрядларның исемнәре үк аланның эчтәлеге турында сөйли. Татар милләтенең мәгърифәтче-галимнәре, алдынгы карашлы шәхесләре гасырлар үтсә дә замана балаларына үрнәк булып кала бирә. Аланда ял итүчеләр Актанышның бай табигать кочагында милли гореф-гадәтләр, әдәбият-сәнгать дәрьясында күп белем туплап, сәламәтләнеп кайтып китәрләр дигән ышанычта без.

Бүген иде беренче сынауда ук балаларыбыз өметләрне аклады. Милләтебезнең гимны булган Габдулла Тукайның "Туган тел"нең дүрт куплетын да башкарып соклану хисләре уяттылар. Милли уеннарыбыз аша биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Оештыручылар патриотик тәрбия юнәлешен дә читкә куймаган. Туган илнең булачак сакчылары танылган «Киек каз юллары» җырын башкардылар, күмәк биюләре белән тамашачыларның алкышларына лаек булдылар.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов укучыларны хуплап изге теләкләрен ирештерде. 

"Бүләк"тә дусларыгыз белән бергә булган вакытыгыз тормышыгызның иң истәлекле бите булып мәңгегә хәтерегездә калсын. Бер-берегезгә хөрмәт белән карагыз, саф күңелле, чын кешеләр булып калыгыз. Гади булудан курыкмагыз, үзегез булып калыгыз,- диде Ленар Рафак улы. 

Укучыларны сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хәева-Хәмитҗанова, лагерь директоры Резеда Шәехова да тәбрикләп киңәшләрен җиткерделәр.

Айнур Гыймадиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев