Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ-2022: Гимназияне тәмалаучылар яңа бинаның беренче чыгарылыш сыйныфы буларак тарихта кала

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның быелгы унберенчеләре исеме-җисеменә туры килгән соңгы кыңгырау бәйрәме бүләк итте.

            Гимназия коллективы без моңарчы күрмәгән, бөтенләй таныш булмаган проект буенча төзелгән заманча бинада яңа уку елын башлады.

         Бер ел дигәндә, мәһабәт бинаның стиле балаларга да тәэсир иткән, Соңгы кыңгырау бәйрәмендә Европа, Америка яшьләре тормышын безнең татар милли мохитына күчерделәр.

Хәтта бүгенге кичәне  театральләштерелгән мюзикл-тамаша белән тиңләргә була.

Тамашаны шаккатып, укучыларның сәләтенә тагын бер кат сокланып, "афәрин!"дип карадык.

             Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның унберенчеләре ике сыйныфка тупланган, берсендә 11, икенчесендә 10 укучы. "Соңгы кыңгырауга әзерләнгән кебек БДИга да әзерләндек, борчылмагыз", дип юата алар әти-әниләрен, укытучыларын.

Гимназия директоры Венера Хәева -Хәмитҗанова чыгарылыш сыйныфындагыларны котлаганда һәр укучыны исемләп, сәләтләре, уңышлары турында сөйләде, имтиханнарда уңышлар теләде. Югары уку йортына укырга кергәч, гимназиянең "Дәвам" проектына кушылырга чакырды. "Дәвам"- мәктәпне тәмамлаучыларны берләштерә торган проект. Шәһәргә килгәннән соң яңа мохитка ияләшү, бер-береңә ярдәм итү, дөрес юлга этәрү- "Дәвам"ның төп бурычы.

Реклама

          Гимназиянең матур традициясен дәвам итеп  "Ел укучысы-2022" номинациясендә җиңүче укучы билгеләнде. Венера Хәмәтнасыйх кызының "Кем булыр дип уйлыйсыз?" дип соравына укучылар бертавыштан "Булат Гарипов" дип җавап бирделәр. XI сыйныф укучысы Булат Гариповка "Ел укучысы-2022" статуэткасы һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. 

           

             Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов укучыларның әзерлегенә бик югары бәя бирде:

 -Әйтерсең, безнең каршыда мәдәният училищесы студентлары! Шулкадәр килештереп уйныйсыз, җырлыйсыз, биисез. Сезнең сәләтегезне ача торган коллектив җыелган гимназиягә.

Белем бирү сыйфатында динамика зур, кичә генә гимназия укучысы Ралиф Гыйздәтуллин "Яшь каләмдәш" бәйгесендә Гран-при яулады, Ралифны КФУга имтихансыз гына кабул итәчәкбез, диде галимнәр.

         Барыгыз да бик сәләтле, унбер ел буена төрле яклап үсеш алдыгыз. Безгә сезнең белән горурланырга язсын, кайда гына булсагыз да кеше булып калыгыз. Тәрбияле булыгыз, әти-әниләрегезне сөендереп яшәгез. Укытучыларыгызны, тәрбиячеләрегезне онытмагыз. Туган республикабызның, районыбызның илебезнең патриотлары булыгыз!- дип, нәсыйхәтләрен җиткерде район башлыгы.

            Әти-әниләр исә үз чиратында район башлыгы Энгель Нәвап улына, гимназия директоры Венера Хәмәтнасыйх кызына, барлык коллективка балаларга ныклы белем-тәрбия бирүләре, сәләтләрен ачулары, интернат өлешендәге хезмәтләр өчен аеруча зур рәхмәт әйттеләр. Шулай ук районда, гимназиядә системалы рәвештә БДИга әзерлек оештырылу да балаларга нык ярдәм булган.

              Унберенчеләр генә түгел, төп дәүләт имтиханы тапшыручы тугызынчылар да бәйрәмгә аеруча бер ямь биреп тематик чыгыш күрсәтте. Әлеге композициядә укытучылары, сыйныф җитәкчеләре дә катнашты. 

                               Укучыларның әниләре, яраткан укытучылары белән вальс әйләнүләре, остазларына чәчәк гөлләмәләре бүләк итүе- барысы да Соңгы кыңгырауның һаман да без яраткан яшьлек бәйрәме булып калуын раслый.                    Бәйрәм тантанасы күмәк фотога төшүләр белән тәмамланды. 

            

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X