Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БӘЙРӘМ МИЗГЕЛЛӘРЕ: Такталачык җирлегендә соңгы кыңгырау ике көн чыңлады (+ФОТОЛАР)

24 май көнне кыңгырау Такталачык мәктәп –интернатында балаларга быелгы уку елының ахырга якынлашканын хәбәр итсә, 25 май көнне ул төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларын бәйрәм тантанасына җыйды.

Такталачык авыл җирлегендә урнашкан белем бирү учреждениеләрендә соңгы кыңгырау ике көн чыңлады. 


24 май көнне кыңгырау  Такталачык мәктәп –интернатында балаларга быелгы уку елының ахырга якынлашканын хәбәр итсә, 25 май көнне  ул төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларын бәйрәм тантанасына җыйды. 


 Мәктәп – интернат быел тугызынчы сыйныфны тәмамлаган җиде укучысын олы тормыш юлына чыгарыр өчен хәер-фатыйхасын бирә. Әлеге моңсу да, күңелле дә бәйрәм чарасына дәрәҗәле кунаклар - район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Бариева, Такталачык авыл җирлеге башлыгы Илһам Шәмсунов, ветеран укытучылар-тәрбиячеләр чакырулы иде.


Бу көнне Илһам Сәлимҗан улы, район вәкиле белән берлектә,  Такталачык мәктәп –интернатының эшчәнлеге белән якыннан танышты. Укучыларның кул эшләреннән ясалган күргәзмәләрне карады, уку һәм хезмәт бүлмәләрендә булды. 


Бәйрәм тантанасында исә чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп директоры Наилә Хаҗиевадан, кунаклардан котлаулар кабул итте.


“Тормышта үз юлыгызны табыгыз, югалмагыз! Бу белем йорты сезне бик күп һөнәрләргә өйрәткән, тормыш өчен кирәкле һәр эшне беләсез. Киләчәк тормышыгызда бары тик уңышлар гына юлдаш булсын!,- дигән теләкләрен җиткерде җирлек башлыгы И.Шәмсунов.

Реклама


25 май көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылган “Соңгы кыңгырау” бәйрәме директор Алмаз Хаҗиевның чыгышы белән башланып китте. Ул ел дәвамында укуда, спортта, мәдәнияттә, гомумән, мәктәп тормышында актив катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларны атап, аларга Рәхмәт хатлары, дипломнар тапшырды.


Бу көнне уку  елы нәтиҗәләре буенча Такталачык төп гомуми мәктәбенең  иң яхшы укучысы да билгеләнде. “Ел укучысы -2019” титулына 8 сыйныфны тәмамлаучы Алисә Хаҗиева лаек булды. 


Быел Такталачык мәктәбенең тугызынчы сыйныфын 8 укучы тәмамлый.Башлангыч сыйныфтан бишенчегә күчүчеләр саны да сигезгә тәңгәл. Чыгарылыш укучыларын тәбрик итәргә Росреестрның Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Гөлназ Шәяхмәтова,  “Таң” хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Миңнеханов,  җирлек башлыгы Илһам Шәмсунов, Такталачык дәвалану амбулаториясе мөдире, гомумгамәли табиб  Ленар Минхуҗиннар килгән иде.  Алар һәммәсе дә укучыларга имтиханнарын уңышлы тапшырып, укуларын дәвам итүне теләде. 


Шулай ук бәйрәмдә катнашкан әти-әниләрләр дә укучыларга изге теләкләрен юлладылар. 


“Соңгы кыңгырау”ны истә калырлык итеп оештыруда педагогларның, мәктәп җитәкчелегенең тырышлыгы белән беррәттән укучыларның әзерлеге дә зур иде. Алар тәкъдим иткән бәйрәм программасын һәркем яратып кабул итте. Тугызынчылар тарафыннан башкарылган флешмоб, дулкынландыргыч саубуллашу вальсы һәм соңгы кыңгырау авазы тантананың иң матур мизгелләренә әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев