Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Район укучылары "АгроНТИ- 2022" конкурсының регионара этабында катнашты

Кечкенә шәһәрләр һәм авыл мәктәбе укучылары арасында бөтенрәсәй "АгроНТИ- 2022" конкурсының региональ этабы быел 19-21 май көннәрендә Казан дәүләт аграр университеты базасында узды.

 Әлеге конкурс укучыларда авыл хужалыгы һөнәр ияләренә кызыксыну уяту, авыл хуҗалыгында  дроннар куллану, роботлаштыру максату белән оештырыла.  Быел ул 5-11 нче сыйныф укучылары арасында 6 номинация буенча үткәрелде: АгроКОПТЕР, АгроРОБОТ, АгроКОСМОС, АгроМЕТЕО, АгроБИО, Игелекле умарта корты.
Биредә 1 нче читтән торып үткәрелгән этапның җиңүчеләре: АгроБИО юнәлеше буенча Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укучысы Вәлиева Алинә( җитәкчесе Вәлиева А.Р.), АгроКОПТЕР юнәлешендә  Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Ямалов Азамат( җитәкчесе Ямалов Ф.Ф), АгроКОПТЕР юнәлешендә Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Шакиров Булат ( җитәкчесе Рахманов А.Ш), Хәсән Заман исемендэге Кадет мәктәп интернатыннан Зименков Никита( җитәкчесе Маликов И.Ф) региональ этапта уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Укучыларга жиңеп, финалга үтүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев