Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру максатыннан муниципаль белем бирү оешмалары арасында республика конкурсы узды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча республиканың 129 мәктәбе арасында Яңа Әлем, Мари Суыксуы мәктәпләре, 159 балалар бакчасы арасында “Каенкай” балалар бакчасы җиңүче дип танылды. Бу белем бирү оешмалары 500 меңлек грант ияләре булдылар.
Коллективларны җиңүләре белән котлыйбыз.
Нет комментариев