Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Алдынгыларга- самокат, премия, чәчәк гөлләмәләре- Актаныш гимназиясе уку елына йомгак ясады

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат ел саен район җитәкчелеге, укытучылар, укучылар һәм ата-аналар белән берлектә узып баручы уку елына йомгак ясый. Быел да бу матур традицияне саклап гимназиянең олы гаиләсе Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда 3 сәгатьлек бүләкләү тантанасы узды.

             Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның зур ярдәме, идеясе, тырышлыгы белән барлыкка килгән уку йорты 2021-2022 нче уку елын республикадагы "Адымнар" уку-укыту комплексларының берсе буларак яңа, үтә дә заманча бинада башлап җибәрде. Моңа кадәр гимназиядә 170 бала белем алса, бу уку елын 360 укучы белән уңышлы тәмамлый коллектив.

            Чыннан уңышларны бармак белән генә санап бетерерлек түгел. Фән олимпиадаларының муниципаль, төбәкара, Россиякүләм турларының җиңүче-призерлары сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның данын башкала мәктәпләре дәрәҗәсенә күтәрде. Гимназистлар сәнгать, спорт, IT-технология юнәлешләрдә дә ныклы эз салып мактаулы урыннарга ирешә. Мәсәлән, районкүләм "Йолдызлык" фестивалендә беренче тапкыр Гран-прига лаек булдылар. Волейбол буенча республика чемпионнары барлыкка килде. 

             Тантананың мәртәбәле кунагы- Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов "Тоткан кыйблабыз дөрес, шул кыйбланы югалтмыйча, алга тагы да зуррак максатлар куеп эшебезне алып барырга кирәк. Бала һәр төбәктә дә сәләтле булып туа, безгә бары тик аларның талантын вакытында күреп алып үстерергә генә кирәк, дип еш кабатлыйм. Матди-техник базасы, укытучылар коллективы искиткеч булган бу мәгърифәт үзәгенен Россия күләмендә танылуына минем ышанычым зур,"- дип, гимназия алдына яңа бурычлар куйды. 

               Гимназия директоры Венера Хәева-Хәмитҗанова 2021-2022 уку елына йомгак ясаганда укыту-тәрбия эшчәнлегенә тулы анализ ясады. Укучыларга алдагы уку елында спортка ныклы игътибар юнәлтергә кушты. Шулай ук гимназиядә гел "5" билгеләренә генә укучылар булырга тиеш. Узган уку елында "отличник"лар 23 булса, быел бу сан 52. 

 

            - Алдагы уку елына гимназиягә киләчәк V сыйныф укучыларына таләпләр шактый катгыйлана. Сайлап алу берничә этапта узачак. Бүген әти-әниләрдән инде 50 гариза керде. Майның соңгы шимбәсендә беренче турны үткәрәбез,- дип, яңалыклар белән уртаклашты Венера Хәмәтнәсыйх кызы.

 

        Бәйрәмнең иң югары ноктасы- укучыларның рейтинг нәтиҗәләрен игълан итү булды. V-VI сыйныф укучылары арасында Камилә Закирова, Гүзәл Харисова, Әмир Ибраһимов, Илмар Харрасов, VII-VIII сыйныфлардан Румил Хаҗиев, Рәмилә Әмирханова, Гөльяр Шәемова, Азалия Маликова,  IX-XI сыйныфлар буенча Айнур Гыйлаев, Миләүшә Гыйльметдинова, Руфина Гарифуллина, Айбулат Гаянов уку, олимпиада, конкурслар, тәрбиялелек критерийлары буенча иң-иңнәр. 

          Ә инде тагы да зуррак бүләккә- самокат велосипедына Энҗе Илясова, Лиана Шакирова, Динара Камилҗанова лаек булды. Әлеге укучылар әти-әниләре белән бергә хөрмәтләнделәр. 

               Уку дәверендә гимназия тормышы белән кайнаган, укыту-тәрбия эшчәнлегендә үзләреннән зур өлеш керткән ата-аналар- Мусиннар, Гаяновлар, Газизовлар, Гәрәевләр гаиләсенә  Венера Хәева-Хәмитҗанова истәлекле бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырды.

                Бәйрәм укучыларның җырлы-биюле, сәнгатьле сөйләм кебек чыгышлары белән үрелеп барды. Тантанада гимназия директорының урынбасарлары, Казан, Чаллы мәгариф оешмалары вәкилләре катнашып алдынгыларны котлады. 

               

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев