Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АКТАНЫШ ПРОКУРАТУРАСЫ ХӘБӘР ИТӘ: Актаныш районында Бөек Ватан сугышы ветеранының акчаларын үзләштерүдә гаепле дип танылган почтаның элеккеге хезмәткәренә карата хөкем карары чыгарылды

Актаныш районында Бөек Ватан сугышы ветераны һәм инвалидының акчаларын үзләштерүдә гаепле дип танылган почтаның элеккеге хезмәткәренә карата хөкем карары чыгарылды. 

Актаныш районы прокуратурасы элекке хат ташучы хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 160 матдәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда (үзләштерү, ягъни ышанып тапшырылган чит кеше милкен урлау) гаепле дип тапкан.
Судта хөкем ителүченең  2015 елның февраленнән алып 2018 елның декабренә кадәр аралыкта үзенә ышанып тапшырылган 34 713 сум 58 тиен күләмендә акча урлавы ачыкланды.


Күрсәтелгән акчалар “Бөек Ватан сугышы инвалиды”  категориясе буенча түләүгә субсидия-ташламалар алучыга бирелгән булган. 


Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган, китерелгән зыянны каплаган. Суд аны 7000 сум күләмендә штрафка тарткан.


Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев