Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Актаныш урамнарын чыршылар бизи

15 апрельдә башланып киткән агач утырту айлыгы Актаныш районында уңышлы дәвам итә.

 Бүген Актанышның Совет урамындагы тау битенә 2 мең төп чыршы үсентесе утыртылды. Өмәдә беренче санлы Актаныш мәктәбеннән укытучылары белән бергә 30 укучы һәм “Патрон” шәхси сак оешмасының 10 хезмәткәре катнашты. 


Җиңү бәйрәме ялларыннан соң “Полигон ТБО” МУП эшчеләре Баян Дәүләтов урамына зуррак-2 метрлы чыршылар утыртуны планлаштыра. Нөркә бистәсенә чыгучы яңа юл буйларынтехнология техникумы, Гамил Афзал урамын икенче санлы Актаныш мәктәбе укучылары шулай ук чыршы агачлары белән баетачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев