Актаныш

Актанышның Җиңү паркында һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар (+ФОТОЛАР)

Актанышта Җиңүнең 73 еллыгын күркәм гадәт буенча тантаналы митинг белән бәйрәм иттеләр.

Актанышта Җиңүнең 73 еллыгын күркәм гадәт буенча тантаналы митинг белән бәйрәм иттеләр.

Тик кызганыч, әлеге истәлекле көннең төп геройлары-Бөек Ватан сугышы ветераннары сафы елдан-ел сирәгәя. Актанышта Җиңү Көненең чираттагы датасын нибары 26 ветеран каршы алды.

Район җитәкчелеге, ветераннар, район үзәгенең барлык оешма һәм предприятиеләре, шулай ук укучылар һәм укытучылар коллективлары илебез азатлыгы өчен көрәшкән райондашларыбыз истәлегенә Җиңү паркында һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар. Һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: