Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АКТАНЫШТА ПРАЙМЕРИЗ: 11 сәгать 30 минутка бюллетеньнар саны белән билгеләнгән 15,3 процент тавыш бирүче праймеризда катнашкан

Актаныш районында урнашкан 7 хисап участогында да алдан тавыш бирү оешкан төстә бара. Алдан хәбәр иткәнчә, аларның икесе Актанышның үзендә урнашкан булса, бишесе авыл җирлекләрендә. 

Иске Байсар, Пучы, Яңа Әлем, Татар Суксу, Такталачык исәп участоклары да әлеге сәгатьләрдә актив эшчәнлек алып бара. Район буенча бүгенге ”Бердәм Россия” партиясе праймеризында катнаштып, 22 789 граждан үз фикерен белдереп, тавыш бирергә хокуклы. 


11 сәгать 30 минутка бюллетеньнар саны белән билгеләнгән 15,3 процент тавыш бирүче праймеризда катнашкан. Гражданнарның сәяси активлыгы югары. Мәгълүматлар буенча, бу – райондагы барлык сайлаучыларының 3 491е дигән сүз.

Искәртеп үтәбез, хисап участоклары 20.00 сәгатькә кадәр  алдан тавыш бирүчеләрне кабул итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев