Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БЕЗНЕҢ ЮБИЛЯР: Тырыш хезмәте өчен мотоцикл белән бүләкләнгән Тайбә апа Фазлыкаева 80 яшен каршы алды (+ФОТОЛАР)

Аеш авылында гомер кичерүче Фазлыкаева Тайбә Шагали кызы 4 июль көнне үзенең күркәм юбилеен – 80 яшен каршы алды. 

Еллар дәвамында нәтиҗәле, тырыш хезмәте белән дан казанган райондашыбыз - Чишмәбаш авылы кызы. 1961елда  Аеш авылы егете Рәхимҗан Фазлыкаев белән гаилә нигезе кора ул. Бәхетле ояда биш бала якты дөньяга аваз салып, тигез канат астында тормыш юлларын сызалар. Тик Тайбә апага насыйп яры белән иңне-иңгә куеп гомер көзләренә керү генә насып булмый, гаилә башлыгы 62 яшендә гүр иясе була. 


Юбилярның бәхете фидакарь хезмәттән була дисәк тә, ялгыш булмас. Терлекчелек тармагында алны-ялны белми куелган хезмәте аны матур нәтиҗәләр белән сөендерә. Тырыш хезмәте югары бәяләнә Тайбә Шагали кызының – районда һәрвакыт  алдынгылар сафында барган хезмәт иясе 1985 елда хәтта мотоцикл белән бүләкләнә. Ул елларны хәзер дә сагынып искә ала юбиляр. Аның гомер юлы, чыннан да, сокланырлык булган. Район Советы депутаты итеп билгеләнгәч тә, озак еллар әлеге җаваплы вазыйфаны җиренә җиткереп башкара ул.  10 еллык хезмәт юлы исә балалар бакчасы белән бәйле Тайбә апаның. Үкенерлек булмаган гомер – ул бүген шуңа сөенә. 

Бүгенге көндә төп нигездә балалары белән гомер кичерүче ана юбилее уңаеннан күп санлы котлаулар кабул итте. Актаныш районы башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова да 80 яшен каршылаучы Тайбә Шагали кызына изге, матур теләкләрен ирештереп, Э.Н. Фәттаховның Мактау грамотасын - лаеклы хезмәткә олы хөрмәт билгесен тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев