Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүген, 18 май- Халыкара музейлар көне: "Туган як" музее райондашларны тематик чараларга көтеп кала

Технологик үсеш алга киткән чорда: “Бүгенге көндә музейлар кирәкме? Аларның әһәмияте бармы?” – дигән сорау туарга мөмкин. Бу сорауга Михаил Ломоносовның сүзләре бик урынлы: “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”. "Музей — бер чакта да үлми торган тере тарих ул"- дип язып калдырган классик язучыбыз А. Гыйләҗев.Бу сүзләр музейлар үз әһәмиятен бервакытта да югалтачак түгеллеген азсызыклый.

Буыннар бәйләнеше, үткән тарихыбызны онытмау, киләчәк турында кайгырту, туган төбәккә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә, халкыбызның бай рухи мирасын, гореф-гадәтләрен киләчәк буыннарга җиткерүдә  музейларның роле искиткеч зур.
Шуннан чыгып, 18 май көнне – Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм тәүге кабат 1977 елда уздырыла. Моңа нигез булып Халыкара музейлар шурасының Мәскәүдә һәм Ленинградта узган 11 нче генераль конференциясендә кабул ителгән карар тора. 
Шул уңайдан 21 майда “Музейлар төне 2022” Бөтенроссия акциясе старт ала. Әлеге акциягә Актаныш “Туган як” музее да кушыла һәм түбәндәге чараларны тәкъдим итә:
18.00 – “Үтүккә сәяхәт” күргәзмәсе. 
18.00 –  “Бабайда кунакта” паркы буенча төнге сәяхәт.
20.00 – Квест “Төнге музей” 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев