Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БӘХЕТ СЫНАГАННЫ ЯРАТА: “Актаныш таңнары” чираттагы җиңүчесен билгеләде

Актаныш авылында яшәүче Даян һәм Язилә Арслановлар “Актаныш таңнары” газетасына язылучылар арасында уйнатыла торган лотереяның узган атна җиңүчеләре булдылар. 

Җитәкчебез Руслан Усманов редакциябезггә кунак булып килгән Язилә апага үз куллары белән кыйммәтле бүләк-үтүк тапшырды. “Без бик күп газета-журналларга язылабыз. «Актаныш таңнары» газетасына язылмыйча калганыбыз юк. Ничек инде үз районыңның яңалыклары белән танышмыйча яшисең? Моны күзалдына да китерә алмыйм. Газета редакциясендә эшләүчеләргә бик зур рәхмәт! Журналистлар барлык вакыйгаларны матур итеп вакытында яктыртып баралар. Иҗади уңышлар телибез!”- диде Язилә апа Арсланова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев