Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БӨЕК ҖИҢҮ ӨЧЕН РӘХМӘТ СЕЗГӘ, ВЕТЕРАННАР: Районыбызның 15 энҗе бөртеге (БЕЗНЕҢ ЭКСКЛЮЗИВ ФОТОГАЛЕРЕЯ)

Яшәгез әле сез, хөрмәтле ветераннар! Сез – безнең тере тарих, безнең горурлык!

Кызганычка каршы, Актаныш районында да Бөек Ватан сугышында катнашучылар, аның михнәтләрен үз күзләре белән күргәннәрнең саны елдан-ел кими  бара. Быел районда аларның саны нибары 15кә калган. 


Хәтер.. Ил хәтере, халык хәтере...Тарихта ил һәм халык хәтереннән мәңге җуелмаслык вакыйгалар була. Бөек ватан сугышы беткәнгә 74 ел үтсә дә, ул китергән кайгы-хәсрәт, ул ясаган яра һәм җәрәхәт күпләрнең йөрәгендә әле һаман төзәлми, әле дә әрни. Чөнки ул әрнү буыннан буынга күчә, сагыну-юксыну булып, горурлык булып күчә һәм халык хәтеренә әверелә бара.

  Ул хәтер мәйданнарда Мәңгелек ут булып яна, өчпочмаклы хатлар яисә, кара пичәтле шомлы хәбәр булып, музейларда, сандык төпләрендә һәм ...бүгенге көндә исән булган ветераннарыбызның күңелләрендә  саклана. Яшәгез әле сез, хөрмәтле ветераннар! Сез – безнең тере тарих, безнең горурлык! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев