Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БУ МӨҺИМ: Актанышта сайлаучылар белән очрашулар башланды

Актанышта “Бердәм Россия”партиясеннән алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидат сайлаучылар белән очрашты.

26 майда алдан тавыш бирүнең бердәм көне узачак. Аның нәтиҗәләре буенча, 2019 елның 8 сентябрендә узачак сайлауларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларның исемлеге формалаштырылачак.


Бу көнне рес¬публиканың теләге булган барлык сайлаучылары алдан тавыш бирү өчен үзләре теркәлгән якындагы участокка бара ала. Һәрбер сайлаучы 2шәр бюллетень алачак һәм “Бердәм Россия” партиясеннән кандидатлар исемлегендә үзе күрергә теләгән кешеләр өчен һәм бер мандатлы округ буенча партияләрдән кандидатлар арасында тавыш бирәчәк. 


Праймериз  уңаеннан республикада  “Бердәм Россия” партиясеннән  алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидатларның сайлаучылар белән очрашулары дәвам итә.18  майда шундый очрашу Актаныш районында да узды. “Яшьлек” МҮдә оештырылган чарада  “Бердәм РОССИЯ” партиясеннән VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучы буларак  Леронов Лемон Леронович халык белән очрашып, залда утыручыларны үзе һәм эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды.  


Очрашуны Актаныш  муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова алып барды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев