Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БУ МӨҺИМ: Рөстәм Миңнеханов Актаныш районында янган мәктәп урынында яңа бина төзергә кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Актаныш районының Чөгәнә авылында янган мәктәп урынында төзеләчәк яңа бинаның проектын әзерләргә һәм раслауга тәкъдим итәргә йөкләмә бирде.

Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Актаныш районында янган мәктәп урынында яңа бина төзергә кушты

Проектны кыска вакыт эчендә әзерләячәкләр.

Президент йөкләмәсе белән шулай ук мәктәп автобусы да оештырылачак, ул укучыларны Актанышның беренче санлы  мәктәбенә йөртәчәк. Чөгәнә мәктәбендә 9 бала белем алган. 

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык мәктәпләре һәм балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгын тикшерергә кушты. Тикшерүчеләр агачтан салынган биналарга аерым игътибар бирергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев