Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БУ ҺӘРКЕМГӘ КАГЫЛА: Үз бурычыңны бел!

26 апрель көнне суд приставлары хезмәте бөтен Рәсәй буенча “Үз бурычыңны бел” дигән акция уздырды.

 Аңа безнең районның суд приставы хезмәткәрләре дә кушылып, күпфункцияле үзәктә халыкка аңлату эшләре алып бардылар.


 - 2012 елдан бирле безнең www.r16.fssprus.ru сайты эшли. Анда бөтен булган бурычлар, бездә булган производствалар буенча мәгълүмат бар. Шул сайтка кереп, һәр кеше суд приставларына бурычлары бармы, производства кузгатылмаганмы икәнлеген белә ала, ди районның суд приставы бүлеге җитәкчесе, өлкән суд приставы Наил Нурлыев.


Әлеге сайт аша бурычларны белү өчен бернинди теркәлү узарга да, акча түләргә дә кирәкми. Бары тик исем-фамилияңне, әтиеңнең исемен, туган елны гына кертергә кирәк. Шуннан сезгә карата производства кузгатылганмы, юкмы икәне чыга. Әгәр бурычыгыз булса, нинди юл белән түләргә мөмкинлеген дә күрсәтә. Әлеге сайтны компьютер һәм телефоннар аша ачарга мөмкин. Һәм сайтка подписка эшләү мөмкинлеге дә бар. Аңа подписка эшләнсә, бурычыгыз бар дигән хәбәр телефоныгызга киләчәк, ди суд приставлары.


Мондый алым халыкка үзенең бурычларын белеп тору һәм вакытында алардан котылу өчен ныклы ярдәмче. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев