Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БӘЙРӘМ БЕЛӘН, ЗӘҢГӘР БЕРЕТЛЫЛАР!: 2 август көнне һава десанты гаскәрләре бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Быел һава десанты гаскәрләре оешуының 89 еллыгы билгеләп үтелә. Районыбызда да "десант" дигән горур исемне йөртүчеләр шактый.

Шушы бәйрәм көнендә үзенең хәрби хезмәтен Илебез иминлеген саклауга багышлаган кыю егетләребезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә, якыннарыгызга һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар телибез. Бәйрәмнәрегезне һәрвакыт аяз, имин күк йөзе астында каршыларга язсын!

Русиянең Һава-десант гаскәрләренең туган көне буып 1930 елның 2 августы санала. Шул көнне Воронежта үткән Мәскәү хәрби бүлегенең хәрби өйрәнүләрендә 12 кешеле парашютлы десант бүлекчәсе тактик биремен башкару өчен десантланган. Элекке ССРБ терриортиясендә Һава-десант гаскәрләре өлешләре барлык низагларында катнашканнар.

Фотода Актаныш авылы егете Риназ Салихов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев