Реклама
Общество
БӘЙРӘМ МИЗГЕЛЛӘРЕ: Актанышта - Җиңү парады (ФОТОЛАР)
Актаныштагы быелгы бәйрәм парады шактый үзенчәлекле үтте.
Мөгаен, тантананы үз күзләре белән күрүчеләр аңа бик югары бәя бирер. Илнең иң зур бәйрәме Актанышта, чыннан да, киң масштабта, югары әзерлек белән үтте.
Бәйрәмнең төп кульминациясе парад булды. Колонналарга тезелеп Кадет интернат мәктәбе, гимназия, техникум, 1нче, 2 нче мәктәп укучылары, МЧС, полиция хезмәткәрләре, әфганчеләр узды. Алар артыннан мәйданга атлар, сугыш чоры машиналары керде. Быел да Җиңү парадын спортчыларыбыз (чаңгычылар, теннисчылар, шахматчылар, хоккейчылар) ямьләндерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев