Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БӘЙРӘМ УҢАЕННАН: Актанышта - "Карга боткасы" (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген Актаныш районы халкы  “карга боткасы”  белән сыйланды.

 Күркәм традициягә әверелгән әлеге чара быел аеруча киң масштабта оештырылды. Актаныш үзәгендә генә дә май боткасы 3 урында пешеп, райондашларыбызга бәйрәм рухы өстәде. 


"Бүләк" чаңгы базасына, 12 һәм 57 бистәләрдә башланып киткән бәйрәмне күрергә, карга боткасыннан авыз итәргә килүчеләрнең күп булуы сөендерде – татар халкының милли бәйрәме онытылмый, ә буыннан-буынга тапшырылып килә. 

Мәйданнарга җыйналган халыкны район җитәкчелеге вәкилләре Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итте. Биредә балалар өчен төрле бәйгеләр оештырылды, халык җырлап-биеп бәйрәм үткәрде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев