Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

БӘЙРӘМ УҢАЕННАН: Актанышта оешма-предриятиеләр үз ветераннарын хөрмәтли (+ФОТОЛАР)

9 май – Бөек Җиңү көнен каршылаган мизгелләрдә Актаныш районында ветераннарны хөрмәтләү дәвам итә.

Оешма-предприятиеләр, учреждениеләр дә үз ветераннарына бәйрәм котлаулары ирештерә, аларга ихлас рәхмәт сүзләрен юллый. 


РФ Суд приставлары федераль хезмәтенең Актаныш буенча бүлеге дә ветераннарын җылы котлау сүзләре, бүләк каплары белән хөрмәтләде.  Бүлек  җитәкчесе Наил Нурлыев шәхсән үзе олуг затларның өйләрендә булып, аларның яшәү-көнкүреше белән танышты, ветераннарның теләк-тәкъдимнәрен тыңлады.

Өлкән буын вәкилләре җитәкче кулыннан алынган бүләкләргә, иң мөһиме – аларны даими кайгыртып торуларына рәхмәт сүзләрен ирештерде. Ике яклы җылы аралашу мизгелләре, тарихи ядкәрь булып, фотосурәткә кертелде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев