Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ФАҖИГА ЭЗЕННӘН: “Бәләкәй кыз телефоннан сурәтен карый да, “абый юк, абый юк” дип йөри...” Актаныш районында җиде яшьлек бала батып үлгән

Нәкъ бер атна элек, 19 июль җомга көнне, Актаныш районында фаҗига була. Татар Суыксу авыл җирлегенә кергән Мари Суыксу авылында яшәүче Мандыкаевларның җиде яшьлек уллары ял итәргә киткән җиреннән әйләнеп кайтмый. Нәни Владислав элекке карьер җирендә күлдә батып үлә. Кичә без шалтыратканда, алар Владикның җидесен үткәрергә әзерләнә иде.

Безгә билгеле булганча, малай суга кермәгән - яр читендә уйнаганда суга егылып төшкән.

Татар Суыксу авыл җирлеге аппараты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гүзәлия Хамматуллинаул көнне балаларның җыелышып, шушы сулык янында уйнаганнарын әйтте.

– Электән үк карьер диләр бу җирне, ага торган түгел, күл рәвешендә җыелып тора торган сулык бу. Владислав гаиләсе мари милләтеннән. Владик беренче сыйныфны тәмамлаган иде. Җәй башыннан бу - беренче бәхетсезлек очрагы. Авыл тирәсендә бу елларда андый хәл булганы юк иде, - диде ул.

Мәрхүм сабый Владислав Мандыкаевның әнисе Татьяна ханым“Татар-информ” хәбәрчесенә бу фаҗиганең ничек булганын сөйләде.

Кичтән үк пикникка әзерләнделәр

– Алар кичтән үк алма бакчасына пикникка барабыз дип әзерләнделәр. Ләкин безгә әйтмичә генә карьерга киткәннәр. Ике малай, ике кыз булган, Владик кына кечерәк иде, калганнары бер тирә яшьтә. Ун яшьлек олы кызыбыз да шунда иде. Пикникка кәнфитләр, соклар алдылар. Иртән “әни, 50 сум бир әле, ике кириешка, ике чипсы алам” дип тә сорады әле Владик. Шул тәм-томнарны утырып ашаганнар әле, барып җитүгә сулыкка кермәгәннәр.

Аннан яр кырыенда уйнаганда, күрәсең, эчкәрәк кереп китеп, аягы шуып киткәндерме, кем белә инде хәзер. Апасы ике-өч тапкыр озынрак таяк сузып караган тартып чыгарырга. Владик тота алмаган, төшеп киткән. Югыйсә, анда ярдан ике метр тирәсе батарлык та түгел, тирән түгел, ләкин аннары кисәк кенә тирәнәя, диләр. 

Берсе дә йөзә белми шул, өйрәнергә бассейннар да юк бездә.

Шуннан кызым юлга чыгып, бер попутчик машинаны туктаткан, “энем бата” дигән. Ул кеше, салкынча суда көзән җыера дип, суга керә алмаган. Без килгәндә инде күршеләр эзләп ята иде гәүдәсен. Ахырда әтисе тапты инде аннары. Күрше таяк тотып торып, ирем аска төшеп, шулай таптылар. Ерак та булмаган үзе, ярдан 5 метр гына, тик 20 минутлап гәүдәсен таба алмадылар.

Су янына беркайчан үзләре генә барганнары юк иде, барсалар да, безнең белән генә. Без әйтеп җибәрдек, әтисе дә кисәтте, суга бармагыз, дип. Суны белмиләр дә иде алар – каян белгәннәр, кем күрсәткән...

Зәңгәр һәм яшел төсләрне ярата иде

29 ноябрьдә Владиславка 8 яшь туларга тиеш булган. Беренче сыйныфны тәмамлаган малайның сыйныф җитәкчесе дә әнисе үзе булган. Татьяна ханым – башлангыч сыйныфлар укытучысы.

– Класста биш кыз, бер малай иде миндә. Владик укырга ярата иде. Ачулансаң, тиз үпкәләүчән, елый, күңеленә якын ала. Ул гел беренче булырга тиеш, беренче булмаса, үпкәли иде. “Дүртле” куйсаң да, “нигә “бишле” түгел”, дип борчыла иде.

Владислав йөгерергә ярата иде инде безнең. Җәй башында ук велосипед та алган идек үзенә. Махсус төсен дә сайладык. Зәңгәр белән яшел төсне ярата иде инде. Зәңгәрле-яшькелт төслесен алып кайттык. Ул көнне велосипедка утырмыйча, велосипедын тотып, җәяү барган. Бер абый күргән аларның киткәннәрен, - дип искә ала әнисе.

Реклама

Пәнҗешәмбе көнне үзе теләп мунча сорады

Татьяна ханым Владиславның үлеме алдыннан сәеррәк гамәлләрен дә сизгән.

– Гомере кыска булган дип уйлыйбыз инде. Ул атнада ике көн әбекәйләрендә кунды ул, гомердә йоклаганы юк иде аларда. Аннары ничә көн мунча кермәгән иде. Пәнҗешәмбе көнне “әни, мин синең белән мунча керәм әле”, диде. Беркайчан да әйтми иде алай, гадәттә керә дә китә иде. Безнең бит әле ике яшьлек төпчек кызыбыз да бар. Сеңлесе белән уйнап-уйнап юындылар. Үзе теләп мунча сорады, әллә ничә тапкыр сөйләде инде шуны. Бүген менә җидесен уздырабыз...

Шушы фаҗигадән соң олы кыз ничә көн йоклый алмады, борчылды. Ник бардыгыз дигәч, “белмим” ди. Кемдер чакыргандыр бәлки, әҗәл йөртә дип әйтәләр бит шулай. Хәзер тынычланды инде ул да. Бәләкәй кыз “абый, абый” дип йөри, бик аңламый әле. Телефоннан сурәтен карый да, “абый юк, абый юк” ди. 

Бик тетрәндергеч кайгы булды бу бөтен авыл халкына да. Һаман да бик авыр әле безгә, - дип сөйләде ул.

Ипләп кенә, үз көенә уйный иде

Татьяна ханымның шушы ук авылда яшәүче бертуган апасы Эмма ханымВладиславны тәртипле малай дип искә ала.

– Бик авыр кабул иттек бу хәбәрне. Тыныч малай иде ул. Ипләп кенә, үз көе белән тыныч кына почмакта уйнап утыра иде. Миңа гел булышам дип йөрде. Минем кечкенә улыма 13 яшь. Гел бергә иде алар. Быел газонокосилка белән печән чабарга да өйрәтте әле улым Владикны.

Хөкем итәргә, бәя бирергә хакыбыз булмаса да, Эмма ападан фаҗига турында олылардан беренче булып ишеткән, туктап машинасыннан чыккан ир-атның гамәленә карата фикере белән кызыксындым.

– Ике минут та җитәдер ул суга төшкәч, барыбер җитешмәс иде, мөгаен. Гәүдәсен табуы гына, бәлки, җиңелрәк булыр иде. Ул кешенең үзенең дә ике баласы бар икән. Бала җанлы булмаса, туктамас иде ул. Ул Азнакай кешесе булган. Аннары ул безнең печәннән кайтып килүче күршеләрне туктаткан. Алар шундук суга кереп киткән. Ә шул ир-ат, апасын утыртып, әтисе белән әнисен алып килгәннәр. Күрше Нияз монда аста ниндидер йомшак әйбер бар дигән дә, тотып торам, Виталий, чум дип, Владикның әтисен чумдырды. Таякка тотынып, Виталий аска төште. Хәйран тирән сулык булган шул ул. Чыккач Виталий аңына китерергә тырышты, күзе дә ачыграк кебек иде. Тик соң иде инде. Тикшерү комитеты килде, аннары Чаллыга моргка илттек. Икенче көнне җирләдек, - дип искә алды Эмма ханым ул куркыныч көннең вакыйгасын.

Без редакциябез исеменнән Мандыкаевлар гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз. Аларга Ходай Тәгалә шушы хәсрәтне кичерергә җиңеллек, сабырлык бирсен!

Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу сулыкның гражданнарның массакүләм ял итү урыны булмавын һәм анда коену тыелуын искәртә. Су янында, бигрәк тә биек яр буенда, шулай ук балаларның өлкәннәр булмаган һәм җиһазланмаган урыннарда коенуы аяныч тәмамланачагын кисәтә.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/b-l-k-y-kyz-telefonnan-sur-ten-karyy-da-abyy-yuk-abyy-yuk-dip-y-ri-aktanysh-rayonynda-ide-yashlek-ba/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев