Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ФАҖИГАЛӘРГӘ ЮЛ КУЙМЫЙК: , М-7 трассасында авыр йөк машинасы шоферы җәяүлене бәрдергән

М-7 «Волга» трассасында,  төнге сәгать 11 дә авыр йөк  машинасы  шоферы җәяүлене бәрдерә.


Татарстан юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 4 аена Татарстан территориясендә җәяүлеләр катнашында барлыгы 110 юл – транспорт  фаҗигасе теркәлде, шуларда 17 кешенең гомере өзелде, 93 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды.


Статистика күрсәткәнчә, әлеге  аварияләрнең 90 % шоферлар гаебе килеп чыга икән. Ә бу исә шоферның җәүлеләр кисешкән җирдә игътибары җитеп бетмәү дигәнне аңлата. Шуны да исәптән чыгармаска кирәк, җәүлеләр юлы һәрвакыт күзәтчелек астында торырга тиеш. 


21 май көнне, М-7 «Волга» трассасында,  төнге сәгать 11 дә авыр йөк  машинасы  шоферы җәяүлене бәрдерә. Әлеге җәяүленең, шулай ук тиешсез урыннан юлны чыгуы ачыклана, ул урынында ук вафат була. Шулай ук, 29 май көнне, кичке якта, Яр Чаллы шәһәрендә “Хэндэ Солярис” машинасы йөртүчесе, 2011 елгы җәяүлене бәрдерә. Нәтиҗәдә, җәяүле тән җәрәхәтләре ала. 


Шуны әйтеп узарга кирәк, 2015 елның 1 нче июленнән, юл хәрәкете кагыйдәсенә үзгәрешләр кертелде. Торак пункттан тыш юл читеннән караңгы вакытта юлны аркылы чыккан яки юл яныннан барган җәяүлеләргә ерактан ук күренеп тора торган махсус яктылыкны чагылдыручы элемент булган кием кию мәҗбүри. Әлеге кагыйдәне үтәмәгән очракта җәяүлегә 12.29. матдәсе нигезендә 500 сум штраф салына.  

Реклама


Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләрне торак пункттан тыш кына түгел, ә торак пункт эчендә дә әлеге төр яктырткыч элементларны киеп йөрергә өнди. Чөнки руль артында утыручы шофер машинаның якын уты кушылган очракта да, караңгыда хәрәкәт итүче жәяүлене 50 метрдан гына күрә ала.  Ә киемендә яктылыкны кайтаручы элемент булса, күрү аралыгы 200 метрга кадәр җитә.  Әлеге элементлар җәяүленең куркынычсызлыгын 65% ка киметә. 


Юл хәрәкәте кагыйдәсе нигезендә, җәяүле юлны аркылы чыкканда бары тик җәяүлеләр юлыннан гына чыгарга, ә юл кисешкән җирдә тротурдан яки юлның читеннән чыгарга тиеш. Барлык очракта да җәяүле хәрәкәт иткәндә юлны игътибар үзәгендә тотып, үзен һәм башка юл хәрәкәтендә катнашучыларны  куркыныч астына куймыйча, юлның як-ягына карап чыгарга тиеш. 


ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска,  саклык белән йөрергә чакыра. 


Җәяүленең имин булуы күп нәрсәгә бәйле. Кайчак, фаҗига булгач, гаеплеләрне эзләүдән   бернинди мәгънә юк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев