Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ӘФГАНСТАН - ЙӨРӘК ЯРАМ: Актаныш тагын бер әфганчы улының исемен мәңгеләштерде (+ФОТОЛАР)

Шушы вакыт аралыгында хәтер такталары Иске Сәфәр, Чат, Бикчәнтәй, Әтәс, Апач, Иске Богады авылларына куелып, Актаныш газиз улларына шул рәвешле хөрмәт билгесе күрсәтте.

Актаныш районы узган елдан Әфган сугышында катнашкан, Әфганстан  мәхшәрен соңгы сулышларына кадәр оныта алмаган райондашларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән, туган нигезләренә истәлек такталары урнаштыру традициясен башлап җибәрде. 

Шушы вакыт аралыгында хәтер такталары   Иске Сәфәр,  Чат, Бикчәнтәй, Әтәс, Апач, Иске Богады авылларына куелып,  Актаныш  газиз  улларына шул рәвешле хөрмәт  билгесе  күрсәтте.  

Реклама

20 апрель көнне исә әлеге мәртәбәле чара Кәзкәй  авыл җирлегендә  дәвам итте. Гомәров Ясәви Хәмзә улының туган йорт диварына элмә такта урнаштырылды.  Әфганчы-интернационалистлар, район җитәкчелеге, җирлек халкы катнашында үткән чарада 2003 елда вафат булган райондашыбыз хакында истәлекләр яңарды, аның фотосурәтенә янәшәсенә канәферләр салынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X