Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ГОМЕРНЕҢ АГЫШЛАРЫ: Тагын бер райондашыбыз тормышның 90нчы баскычына күтәрелде

Түбән Уръяды авылында гомер кичерүче райондашыбыз Сәйдә Мөхәмәтдин кызы Мөхәмәтдинова  90 яшьлек олуг юбилеен 15 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә каршы алды.

Тигез картлык кичергән мөхтәрәм затлар – Сәйдә апа белән  Әсфани ага менә икенче ел инде озын-озак кышларны газиз балалары янында, шәһәрдә үткәрә. Табигать уянганда өлкәннәрнең җанын таш калада түздереп буламы соң? Гомер буе авылда яшәгән, хуҗалыкта намуслы хезмәт куйган  затлар да яз җиткәч туган нигезләренә кайта. 


90нчы баскычына күтәрелгән олуг затлар сафын тулыландырган Сәйдә Мөхәмәтдин кызын үткән юбилее белән район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова тәбрик итте. Юбилярга  хакимият бүләкләре белән бергә Россия президенты В.В. Путинның котлау открыткасы тапшырылды. 


Ихтирамга лаек гаилә дүрт балага тормыш бүләк иткән, аларны олы юлга чыгарган. Бүген инде кадерле өлкәннәр балаларының, онык-оныкчыкларының хөрмәтендә, бәхетле картлык кичерә. 


- Тормышның төрле чагын күрдек. Хәзергесенә шөкер итеп кенә яшибез. Балаларыбыз да бик кадерләп тора. Аларга рәхмәт, авырсынмыйлар, теләкләребезне бер сүзсез үтиләр. Үз аякларыбызда йөреп торганда, уш-зиһенле чакта, туган авылда яшисе килә. Бик кадерле бит ул туган нигез. Район җитәкчеләренә дә мең рәхмәт, аллага шөкер, онытмыйлар, җирлектә дә хәлләрне белешеп торалар. Безгә бәхетле картлык насыйп булды,- дип,  куанычлары белән уртаклашты алар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев