Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АДМИНИСТРАТИВ КОМИССИЯ УТЫРЫШЫННАН: Урамнарны склад итеп кулланмагыз – сезгә штраф яный!

Комиссия вәкилләренең кисәтү формасындагы сөйләшүләренә  колак салып, әйтелгән кимчелекне урынында ук хәл иткән булсалар, бу затларның эше утырышка куелып тикшерелми иде дә бит юкса.  Әмма  тиз генә килеп җитә алмый торган гаять хәйләкәр “иртәгә” сүзенә аркалану аларны бөтен районга рисвай итте. 

Язгы кояш туры карый башлау белән, халык та активлаша: капка төпләре, бакча артлары төзелеш материаллары, ком өемнәре, печән кипләре  белән чуарлана, тәртипкә китерелмәгән ихаталар да күзгә ныграк чалына башлый. Кыскасы, әкренләп уянабыз. 

Кайберәүләр, кызганычка каршы, урам территориясенең шәхси милек түгел икәнен онытып җибәрә. Җәмәгать, урамны склад итеп файдаланырга ярамый – шуны аңласагыз иде. Юкса, авыл җыеннарында да бу хакта даими искәртелеп торыла - әллә ишетмибез, әллә колак салмыйбыз?! 

Ә менә бу күренешләр Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең күз уңына эләксә, “белмәдем” дигән калкан белән генә капланып кала алмаячаксыз.  Сез, ким дигәндә - кисәтү,  күп дигәндә саллы гына штраф белән “бүләкләнәчәксез”. Өстәвенә, бу башбаштаклыгыгызны тулы бер комиссия алдында аңлатырга да туры киләчәк. 

Районда чисталык икеайлыгы барышында  административ комиссия тарафыннан үткәрелүче рейдлар даими төс алды. Аның чираттагысы Уразай җирлегендә оештырылып, ул  шактый кимчелекләр ачыклады. Нәтиҗәдә,  җирлекнең 11 гражданы административ комиссия алдына басты. 

Комиссия вәкилләренең кисәтү формасындагы сөйләшүләренә  колак салып, әйтелгән кимчелекне урынында ук хәл иткән булсалар, бу затларның эше утырышка куелып тикшерелми иде дә бит юкса.  Әмма  тиз генә килеп җитә алмый торган гаять хәйләкәр “иртәгә” сүзенә аркалану аларны бөтен районга рисвай итте. 

Нигездә, утырышка чакырылучыларның күбесе  төзелеш материалларын урам якка урнаштырган. Кемдер ихата яңарта, кемдер йорт тергезә. Зур төзелеш планлаштырган очракта, җирлек башлыгына барып, төзелеш материалларын бер айга урам өлешенә урнаштырып торырга рөхсәт алырга кирәк – мәшәкатегез кимрәк булыр. Бер генә ай вакыт җитмәсә, аны озынайту мөмкинлеге дә каралган. 

Утырышта андыйларга кисәтү ясау белән чикләнделәр. Әлеге гражданнарга урам ягындагы материалларын ихатага кертеп бетерергә билгеле бер вакыт чиге билгеләнде. Алар административ комиссиянең карары белән килешүләрен раслап, рәсми документка имза куйдылар. Шушы срокка кадәр уңай үзгәреш булмаса, әлеге затларга 2 500 сум күләмендә штраф салыначак. Әмма, җәмәгать, алар арасында  кеше белән тәрбияле сөйләшергә кирәклеген онытып җибәрүчеләрнең булуы кәефне ярыйсы ук кырды. Баганаларның ни өчен урамда ятуы белән кызыксынган вәкилләргә берәүнең җавабы болайрак яңгырады:  аларны өйгә кертеп булмый бит инде! Булмаганы аңлашыла, бәлки баганаларны башта ук  ихатага урнаштырасы калгандыр?! Алай иткән очракта, биредә утырмас та идегез.


Уразай  җирлегенә караган авылларда урамга ком кайтарып аудару “модасы” һаман яшәп килә икән. Дүрт граждан комиссиягә шул сәбәпле чакыру алган. Иң кызыгы, аларның өчесе, комиссия визитыннан соң ук, комга ихатада урын тапкын. Аларның эше, кимчелек бетерелү сәбәпле, шунда ук ябылды, хуҗалар кисәтү белән котылды. 


Сүз уңаеннан, административ комиссия утырышына чакыру кәгазе килгәнче әйтелгән проблеманы хәл итсәгез, телефоныгызга моны дәлилләүче фотолар ясап, җирлек башлыгына юллагыз – сезнең эшкә  шуның белән нокта куелачак. 

Утырышта катнашкан комиссия вәкилләре чистартылмаган  ихата хуҗаларына карата гына иң кырыс җәза – штраф кулландылар. Чөнки мондый кешеләрнең битарафлыгын, ваемсызлыгын сүз белән генә җиңә торган түгел. Рейд вакытында төшерелгән фотосурәтләр үк хәлнең коточкыч икәнен раслады: череп ауган коймалар, ихатага гына сыймый, урам якка чыгып үскән куаклар, шактый вакыт тырма күрмәгән участок... Авыл котын качыручы мондый йортлар җирлекне бизәми! Бер йорт хуҗасына 1 ай эчендә  ихатаны һәм урам якны тәртипкә китерү бурычы куелды һәм 2000 сум күләмендә штраф билгеләнү хакында карар кабул ителде. 

Утырышка килүне кирәк дип тә тапмаган бер сансызга  исә адмкомиссия читтән торып үз карарын чыгарды. Тәртипкә китерелмәгән ихатасы өчен ул,  гомумән, 3 500 сум күләмендә штрафка тартылды. 

Киләсе утырышларга исә административ комиссия җирлек башлыкларын да чакырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Бу аеруча чистартылмаган, каралмаган ихата хуҗалары булган җирлекләргә кагылачак. Сүз уңаеннан, алга таба  Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы административ комиссия вәкилләре оешмаларның капкаларын да шакый башларга мөмкин – итәк-җиңнәрегезне җыеп торыгыз, хөрмәтле җитәкчеләр. Бу өлештә юридик затларга билгеләнә торган штраф күләмнәренең шактый саллы икәнен дә искәртү урынлы булыр. 

Тагын бер мөһим хәбәр: административ комиссия утырышында чыгарылган карарлар ун көн үткәннән соң үз көченә керә. 60 көн эчендә утырыш карары үтәлмәсә, аларның эше суд приставларына тапшырыла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев