Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ПРАЙМЕРИЗДА ҖИРЛЕКЛӘР АКТИВЛЫК КҮРСӘТӘ: Такталачыкта оештырылган хисап участогында 2 196 кешегә алдан тавыш бирү мөмкинлеге булдырылган

Такталачыкта оештырылган 16.005.07нче хисап участогында алдан тавыш бирүдә Мәсәде,Такталачык, Чалманарат, Уразай авыл җирлекләрендә яшәүчеләр катнаша. 

Инде хисап участоклары ачылу белән, биредә тулы куәттә праймериз үз эшен башлап җибәрде. Авыл җирлеге булу сәбәпле, тавыш бирүчеләр үз гражданлык бурычларын көннең беренче яртысында үтәүне хуп күрә. Шуңа күрә дә активлык аеруча зур икәнен искәртте хисап комиссиясе. 


Праймериз оешкан төстә бара. Участокта тәртип бозу очраклары теркәлмәгән. Күрше-тирә җирлекләрдән тавыш бирергә килүчеләр, нигездә,үз техникаларында килә. Праймеризда катнашырга теләп тә,килү мөмкинлеге булмаган гражданнарның  хисап участогына килүләрен җирлек башлыклары тәэмин итә.


Бүген 16.005.07нче хисап участогында 2 196 кешегә алдан тавыш бирү мөмкинлеге булдырылган. 15 сәгать 30 минутка барлык сайлаучыларның 16%ы праймеризда катнашкан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев