Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Пучыдан сугышка киткән һәр ветеран авыл халкының һаман исендә

1941-1945 елларда Пучы һәм Әнәк авылларыннан 404 ир-егет туган җиребезне дошман илбасарларыннан азат итәргә китә.

Бүген, 8 май көнне Пучы авыл җирлегендә Бөек Җиңү көненә багышланган митинг үтте. Авыл халкы, хуҗалык, оешма-предприятие хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, бакчага йөрүче балалар Ватан сугышында катнашкан кадерле әби-бабаларының портретларын күтәреп Билгесез солдат һәйкәле янына җыелды. 


1941-1945 елларда Пучы һәм Әнәк авылларыннан 404 ир-егет туган җиребезне дошман илбасарларыннан азат итәргә китә. Алар арасында Совет армиясе подполковнигы, танылган шагыйрь Нур Баян да бар. Кызганыч, батырларның нибары 200е генә туган авылга кире кайта алган. Бүген инде бу яугирләрнең берсе дә исән түгел. Шәһит киткәннәрне, вафат булганнарны митингта катнашучылар 1 минут тынлык белән каршы алдылар. Авыл имамы алар рухына изге Коръән аятьләре укыды. Тантанада катнашучыларны Бөек Җиңү бәйрәме белән Актаныш муниципаль районы башлыгы һәм район Советы рәисе исеменнән башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариевкотлады. Пучы авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуретдинов, Нур Баян исемендәге хуҗалык рәисе урынбасары Әсләм Зарипов та изге теләкләр юллады, бәйрәмгә килгән әби-бабайларгы рәхмәт сүзләрен ирештерде. Мәдәният хезмәткәрләре, балалар тарафыннан оештырылганконцерт сугыш елларының ачысын-төчесен күргән, әмма бүген дә тормыштан канәгать булып, ямь табып яши белгән өлкәннәргә олы рәхмәт хисләре буларак әзерләнгән иде.


 Бүген Пучы җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветеранының 4 тол хатыны, 44 тыл ветераны, 132 сугыш чоры баласы яши. Бәйрәм мизгелләре мул табын артында дәвам итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев