Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

РАЙОНДА ЗИРАТ ӨМӘЛӘРЕ ГӨРЛИ: Мәсәде авыл җирлеге халкы да районкүләм өмәгә кушылды (+ФОТОЛАР)

Бүген Актаныш районы җирлекләрендә карга боткалары белән беррәттән  зират өмәләре дә үтте.  Халкыбызның күңеле изгелектә булу сөендерә. 

Мәсәде авыл җирлегенә караган Мәсәде һәм Бурсык авылларында да  халык бердәм рәвештә ике зиратны чистартты. Авыл халкы, кечесеннән алып олысына кадәр, шушы изге гамәлдә  катнашты. Бу көнне мәктәп укучылары, пенсионерлар, төрле тармак хезмәткәрләре, барча гаиләләре белән зияратта тәртип урнаштырырды. Һәркем үзе белән эш кораллары- балта-пычкы, тырма-сәнәк  алып килгән иде. Эш «кайнап» торды. Өмәдә  катнашучылар корыган яфракларны тырмаладылар, ауган агачларны чыгардылар, каберлекләрне чистарттылар.   


Шунысы сокландырды, чистарткан чүпләр территориядә өелеп калмады, чыгарылган коры-сары тракторлар  белән махсус урыннарга озатылды. 


Мәсәде авыл җирлегендә мондый өмәләр беренче ел гына үткәрелми, елдан-ел бу игелекле чараларда кеше күбрәк катнаша.


Өмәләрне оештыруда башлап йөргән Мәсәде авыл җирлеге башлыгы,форсаттан файдаланып, авылкүләм оештырылган чарада катнашучыларга рәхмәт сүзләрен ирештерде: 


- Шәхсән үз исемемнән авылдашларыма, якташларыма зур эш башкарганнары өчен, шулай ук туганнары һәм якыннарының каберлекләрендә тәртип урнаштыру  өчен туган җирләренә кайткан кунакларга зур рәхмәт белдерәм . Авылларда  зират өмәләре нәтиҗәле үтте, мәңгелек йортлар күзгә күрәнеп чистарды.  Тазарту, төзекләндерү буенча киләсе чараларда да бердәмлек һәм активлык күрсәтик, ихтирамлы авылдашлар”, - диде Флүрә Риф кызы. 
 

Сүз уңаеннан, Актаныш районында зират өмәләре әле 2-3 май көннәрендә дә дәвам итәчәк. Саваплы эштән читтә калмасагыз иде, мөхтәрәм райондашлар! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев